Эчтәлек

Биографиясе

1931 елның 4 июне, хәзер Чуаш Республикасының Батыр районы Кыр Бикшеге авылы — 2014 елның 8 гыйнвары, Чаллы шәһәре.

1958–1967 елларда урта мәктәптә физкультура укытучысы (Бөгелмә районының Карабаш авылы), 1967–1972 елларда физик культура техникумында укытучы һәм директор урынбасары (Әлмәт шәһәре), 1973 елдан Чаллы шәһәрендә — «КамаАЗ» СКның олимпия резервындагы 3 нче махсуслаштырылган Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә (1973–1994), ТРның физкультура-спорт буенча дәүләт комитеты үзәк СКда (1994–1995), «Чаллы» балалар-сәламәтләндерү комплексында (1995–2003), «Яр Чаллы» комплекслы Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә (2003 елдан) тренер-укытучылык эшендә.

Бер үк вакытта, 1983–1989 елларда, җиңел атлетика буенча СССР җыелма командасы тренеры.

Шәкертләре арасында (30 дан артык СССР, Россия спорт осталары әзерләнгән) — РСФСР, СССР, Европа, дөнья чемпионатларында, Олимпия уеннарында, РСФСР, СССР халыклары спартакиадаларында җиңүчеләр һәм медаль алучылар, Россия, Европа Кубоклары ияләре: Г.И.Сәмитова, Ф.И.Зарипов, Р.И.Кашапов, Е.С.Маськина-Бикулова, В.И.Стариков, Ю.И.Стариков, Ф.Р.Солтанова-Жданова, Н.Х.Хөснуллин.

Медальләр белән бүләкләнә.

Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы (2007).