- РУС
- ТАТ
Архитектор, дизайнер, реставратор
1957 елның 4 гыйнварында Украинаның Львов өлкәсе Дрогобыч шәһәрендә туа. 1960 елда әтисе белән Казанга күченә.
Техник училищены "токарь-универсал" белгечлеге буенча тәмамлый. "Урак һәм чүкеч" заводында, төзелешләрдә эшли. Александровлар пассажы харәбәләрен чистартуда катнаша, анда ул иске йортларның аерым элементларын торгызу технологиясе һәм реставрацияләү белән мавыга башлый. Ф.Зәбирова җитәкчелегендәге белгечләр командасы белән Пушечный двор комплексын реставрацияләүдә катнаша.
1993 елда Татарстан Республикасы Архитекторлар берлеге хуплавы белән "АССАРТ" (Ассоциация содействия Союзу архитекторов Республики Татарстан) проектлау-төзелеш предприятиесен оештыра (2014 елда ябыла).
Искәндәр Сәйфуллин белән бергә Казан Кремлендә Колшәриф мәчетен яңадан торгызу өчен игълан ителгән конкурста катнаша. Проект конкурсның икенче турында җиңү яулый.
2005 елда С.Шәкүровның "Совет" кунакханәсен ("Palace Hotel Шаляпин") реставрацияләү, реконструкцияләү проекты (Т.Максимюк белән бергә) Казанның меңьеллыгына реставрацияләнгән объектлар арасында беренче урынны били.
2010 елда С.Шәкүров Болгарда Ак мәчетне проектлаучы буларак чакырыла (объект 2012 елда тапшырыла).
РФ Дизайнерлар берлеге (1991), Татарстан Республикасының Архитекторлар берлеге (2006) әгъзасы.
Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге бүләге лауреаты (2012, "Колшәриф мәчете" архитектура комплексын иҗат иткәне өчен).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.