Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигез салына.

Башта ТАССРның Арча кантонына керә. 1927 елның 14 февраленнән − Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан − Питрәч районында.

Хәзер – Богородский авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Коммунистический маяк” колхозы оештырыла. 1950 елда Ворошилов исем. колхоз белән бергә «Победа труда» колхозына керә. 1979 елда «Кулаевский» (үзәк утар − Колай авылы) совхозына кушыла, 2000 елдан «Газовик» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән (2021 ел) чишмә бар.

Халык саны

1926 елда – 165,
1949 елда – 181,
1958 елда – 169,
1970 елда – 65,
1979 елда – 32,
1989 елда – 16,
2002 елда – 6,
2010 елда – 12,
2020 елда – 205 кеше (руслар).