1951 елның 10 декабрендә Әлмәт шәһәрендә туган.

Чиләбе физик культура институтын тәмамлый (1978). «Труд» ирекле спорт җәмгыятендә тәрбияләнә. Иң җиңел үлчәүдә (48 кг га кадәр) Европа (1974), СССР (1974) чемпионы, СССР кубогы иясе (1974, 1975, 1977, 1979), СССР чемпионатында көмеш медаль ала (1979), маршал В.К.Блюхер исемендәге призга үткәрелгән Бөтенсоюз турнирында (1975) һәм Бөтенсоюз студентлар уеннарында (1976) җиңүче.

1978 елдан Чиләбе һәм Әлмәт шәһәрләрендә укыту һәм тренерлык эшендә.