Эчтәлек

1995 елда «Татарстан кыры» ФҖБдә М.Л.Пономарёва, С.Н.Пономарёв, В.Д.Кобылянский, О.В.Солодухина тарафыннан чыгарыла.

Уртача соң өлгерешле сорт, вегетация чоры 321–340 көн. Үсемлекнең биеклеге 110–125 см. Башагы призмасыман, озын, көпшәк, сары төстә, кылчыклары озын. Бөртеге эре (1000 данәнең авырлыгы 32–38 г), югары натуралы (695–710 г/л), лизины һәм аксымы күп. Икмәк пешерү сыйфатлары бик яхшы, сөрлегүгә, салкынга чыдам, ончыл чык, көрән гөмбә, кар күгәреге авыруларына бирешми.

Иртә үсүе һәм яхшы куаклануы сәбәпле, «Татарстан эстафетасы» сорты яшел азык өчен үстерелә.

1998 елда Урта Идел һәм Идел-Вятка регионнарында чәчәргә рөхсәт ителгән сортлар дәүләт реестрына кертелгән.

Әдәбият      

Каталог научно-технической продукции. К., 2005.