Тарихы

1728 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Байково исеме белән телгә алына.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук арба-чана ясау, умартачылык кәсепчелеге тарала.

1870 елгы мәгълүматлары буенча, авылда мәчет (1862 ел) һәм ике су тегермәне була.

1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 1113,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Әмәкәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Баек авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Ударник” колхозы оештырыла, 1949 елда Ворошилов исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1954 елда берләштерелгән “Урал” колхозы составында, 1994 елдан “Урал” күмәк предприятиесе.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1940 елда – җидееллык (1972 елда яңа бина төзелә), 2014 елда – урта, соңрак тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1953 елда китапханә ачыла (1978 елда яңа бина төзелә), 1956 елда клуб төзелә (хәзер мәдәният йорты; 1970 елда яңа бина салына). Шулай ук балалар бакчасы (1971 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, “Хәсән” мәчете (1996 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Шатлык” хореография коллективы, “Сандугач” хор коллективы, “Очкын” театр коллективы (барысы да 2009 елдан) эшли.

Авылда “Изге чишмә” төзекләндерелгән (2007 ел).

Күренекле кешеләре

Ш.Г.Җиһангирова (1951 елда туган) – язучы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Мөслим районының мактаулы гражданы;

И.С.Нәбиуллина (1958 елда туган) – язучы, журналист;

Д.З.Хәмәдишин (1959 елда туган) – генерал-лейтенант, ТРның атказанган юристы, РФ һәм ТР Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы.

Халык саны

1859 елда – 335,
1870 елда – 385,
1884 елда – 453,
1897 елда – 769,
1905 елда – 773,
1913 елда – 962,
1926 елда – 803,
1938 елда – 930,
1949 елда – 702,
1958 елда – 779,
1970 елда – 850,
1979 елда – 711,
1989 елда – 477,
2002 елда – 433,
2010 елда – 419,
2017 елда – 381 кеше (татарлар).