Эчтәлек

Вертолетлар төзү – техник яктан аеруча нык үсеш алган сәнәгать тармагы. Вертолетлар төзү өчен югары фәннилек, югары дәрәҗәдә кооперация һәм җитештерү концентрациясе хас.

Вертолёт кебек очкыч аппарат төзү идеясе самолёт төзи башлаганга кадәр үк (XIX йөз ахыры) мәгълүм булса да, шактый соңрак гамәлгә ашырыла. Вертолётларны Россиядә серияләп чыгару Казан вертолёт заводында (КВЗ) 1950 елларда Ми-1 аппаратларыннан башлана. Ми-1 сериясендәге беренче 25 вертолёт 1952 елның җәендә Тушинода (Мәскәү) Авиация көненә багышланган парадта катнаша. Вертолётлар өчен ике төп үсеш юнәлеше билгеләнә: аларның йөк күтәрүчәнлеген арттыру һәм чагыштырма очу-техник сыйфатламаларын яхшырту. Көч бирү җайланмасын пешкәкле двигателе булган Ми-1, Ми-4, Ка-18, Ка-26 вертолётлары урынына газ турбиналы двигательләр белән җиһазланган һәм икътисади сыйфатламалары яхшырак булган икенче буын – Ми-2, Ми-6, Ми-8, Ка-25 вертолётлары алмашка килә. Өченче буын вертолётлары Ми-17, Ми-26, Ка-32 тагын да яхшырак эксплуатацион һәм икътисади сыйфатламаларга ия, аларда тавышны, вибрацияне киметә торган композит материаллар һәм камилләштерелгән җиһазлар файдаланыла. Дүртенче буын Ми-28, Ми-172, Ми-38, Ка-50, Ка-60, «Ансат» вертолётларын төзегәндә фән, техника һәм технологиянең өр-яңа казанышлары кулланыла. СССРда һәм Россиядә вертолёт проектлары М.Л.Миль һәм Н.И.Камовларның махсус КБларында төзелә, Ростов (Ми-1, Ми-6, Ми-24, Ми-26), Күмертау (Ка-26, Ка-27, Ка-32), Улан-Удэ (Ка-25, Ми-8), Арсеньев (Ми-24, Ми-34, Ка-50), Оренбург (Ми-1) шәһәрләрендә серияләп җитештерелә. Казан – вертолётлар эшләп чыгаручы иң эре үзәкләрнең берсе. 1951 елда Ми-1 вертолётын җитештерү үзләштерелә. КВЗда Ми-4 вертолёты 1 ел эчендә проектлаштырыла һәм төзелә, сыйфатламалары ягыннан ул чит илләрнекеннән өстенрәк була. Ми-4 – Россиядән чит илләргә чыгарыла торган беренче вертолёт. Дөньяда иң киң таралган (70 илдә файдаланыла) Ми-8 вертолётын серияләп чыгаруны КВЗ 1965 елда үзләштерә, аерым чорларда елына 350 дән артык вертолёт җитештерә, барлыгы 4000 ләп вертолёт экспортка җибәрелә. Кайбер елларда сатудан алынган валюта кереме СССРда авиация экспортыннан кергән барлык акчаның яртысыннан күбрәген тәшкил итә. Вертолётларны серияләп җитештерүне уңышлы үзләштергән өчен КВЗ 1973 елда Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнә, завод директоры Ф.С.Аристов Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исемгә лаек була.

1957 елда КВЗда вертолётларны серияләп җитештерүне конструкторлык күзәтчелегендә тоту өчен Казанда ОКБ-387 җирлегендә баш конструктор Г.И.Бакшаев җитәкчелегендә М.Л.Миль исемендәге Мәскәү вертолёт заводының Казан филиалы оештырыла (хәзер «Вертолёты Ми» – КНПП – Казан «Ми вертолётлары» фәнни-җитештерү предприятиесе). Соңрак М.Л.Миль ОКБсының Казан филиалы Улан-Удэ шәһәрендәге авиация заводында Ми-8 вертолётларын һәм аның модификацияләрен эшләп чыгаруга да күзәтчелек итә. ОКБ-387дә Ми-8 вертолётының күпсанлы модификацияләрен проектлаштыруның төп эшләре башкарыла. 1972 елда – Ми-14 вертолёты, 1976 елда – өченче буын Ми-8МТ вертолёты, 1982 елда тәҗрибә вертолёты Ми-18 төзелә. 1995 елдан Казан «Ми вертолётлары» фәнни-җитештерү предприятиесен баш конструктор А.А.Талов җитәкли. Авиация технологиясе фәнни-тикшеренү институтының Казан филиалы катнашында СССРда беренче мәртәбә Ми-4, Ми-8 вертолётлары өчен винт калакларын тоташ металлдан серияләп җитештерү үзләштерелә.

Вертолет төзү өчен югары квалификацияле белгечләрне Казан техника университеты әзерли. Ныклыкны тәэмин итү буенча тармак лабораториясендә вертолёт агрегатлары чыдамлылыкка сынала; төзелеш механикасы кафедрасында – вертолётларның аэродинамикасы, аэросыгылмалылыгы һәм ныклыгы тикшерелә. А.Ю.Лисс, В.А.Павлов, С.А.Михайлов тарафыннан Вертолет төзелешенә кагылышлы докторлык диссертацияләре яклана. 1985 елдан Казан дәүләт техник университетының очкыч аппаратлар факультетында «Вертолётлар төзү» белгечлеге бүлеге ачыла, 1999 елда КВЗның баш конструктор бүлеге өчен белгечләрне максатчан әзерләү төркеме оештырыла.

1997 елда КВЗ, Россиядәге серияләп вертолётлар төзү заводлары арасында беренче буларак, вертолёт техникасын эшләү сертификаты ала. 1990 елларда илдә урнашкан яңа икътисади мөнәсәбәтләр КВЗга «Ансат», «Актай» кебек вертолётларны мөстәкыйль проектлаштыру мөмкинлеге бирә.

Турыдан-туры КВЗ катнашында оештырылган предприятиеләр: «Омега» (проектлаштыру эшләрен фәнни-техник оештыру), «Заречье» (җирдә хезмәт күрсәтүче заманча чаралар эшләү һәм җитештерү), «Кристалл» (КВЗ вертолётларын заказчылар таләпләренә туры китереп җиһазлау программалары), «Хелико» (вертолётларда медицина комплексларын оештыру концепциясен эшләү), «Авиаремсервис» (эчке һәм тышкы базарны запас детальләр белән тәэмин итү), «Эрдас» (төзәтү-торгызу эшләрен оештыру) тикшеренү үзәкләре. 1998 елдан Казанда, Россиядә беренче буларак, вертолётлар эшләү, җитештерү һәм файдалануга багышланган «Вертолёт» исемле махсус техник журнал нәшер ителә (оештыручылары – КВЗ һәм КДТУ).

Әдәбият

Морошек Е.М. На вертикальном взлёте. Казань, 1990.

Мазо С.А. От планёров-мишеней до вертолётов. Казань, 2000.

Казанские вертолёты: полёт продолжается. Казань, 2000.

Вертолётный мир России: Каталог. Казань, 2000.

Автор – А.А.Хлебников