Гомуми мәгълүмат

Ульяновск өлкәсенең көньяк өлешендә урнашкан. Мәйданы – 1639,9 кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Радищево поселогы (Ульяновск шәһәреннән 238 км ераклыкта урнашкан).

Халкы — 12700 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1506 кеше (2002 елда – 1638 кеше).

Алар, тупланып, район үзәгендә (2010 елда – 794 кеше), таралып, егерме биш торак пунктта, шул исәптән Калиновка (95), Кубра (62), Югары Маза (46), Дмитриевка (29), Яңа Дмитриевка (29), Ореховка (22), авылларында, Октябрьский поселогында (70) һәм башка торак пунктларда яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясе Идел буе Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы, XVI–XVII йөзләрдә нугай татарлары, калмыклар, кыргыз-кайсаклар (казакълар) йогынтысындагы зонага керә.

Утрак халык, шул исәптән татарлар, XVII – XVIII йөзләрдә Сембер, Сызрань–Пенза һәм башка чик буе киртәләре төзелгәннән соң килеп урнаша. 1722 елда Терешка елгасы тирәсендәге җирләрне, башка йомышлы кешеләр белән бергә, татар морзалары да ала.

1930 елдан Богдановка авылында «Дуслык» хатын-кызлар фольклор төркеме эшли.

Хәзерге вакытта районда Татар милли-мәдәни автономиясе бар (2002 елдан), Татар теле һәм мәдәнияте көннәре, район Сабан туе үткәрелә.

2007 елда район үзәгендә мәчет ачыла.