- РУС
- ТАТ
Татарстанның Нурлат районындагы авыл, Гәрәй елгасы буенда, Нурлат шәһәреннән 59 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан
XVIII йөз башында нигезләнә. 1920 елларга караган рәсми чыганакларда Иске Татар Әмзәсе авылы белән бергә Иске Әмзә исемле авыл буларак исәпкә алына.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында тимерчелек, 7 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1655 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Әлмәт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.
Хәзер – Әмзә авыл җирлегендә.
1931 елда авылда «Новый путь» колхозы оештырыла. 1950 елдан – «Комбайн» колхозы (үзәк утары – Яңа Әмзә авылы), 1994 елдан – «Комбайн» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2001 елдан – «Комбайн» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2004 елдан – «Юлдаш», 2007 елдан – «Заман» агрофирмасы», 2009 елдан – «ВЗП Билярск», шулай ук 2020 елдан «Алексагро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.
Авыл янында археология истәлекләре – Рус Әмзәсе I торулыгы (бронза гасырның Буралы курган культурасы), Рус Әмзәсе I, II, III, IV авыллыклары (монголларга кадәрге болгар чоры), Рус Әмзәсе V авыллыгы (болгар чоры) табыла.
А.Т.Бокарев (1924 елда туган) – металлург, Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленин ордены (ике тапкыр), икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры.
1782 елда – 53 ир-ат;
1859 елда – 1010,
1897 елда – 1658,
1908 елда – 2031,
1920 елда – 1832,
1926 елда – 474,
1938 елда – 260,
1949 елда – 226,
1958 елда – 151,
1970 елда – 95,
1979 елда – 69,
1989 елда – 47,
2002 елда – 31,
2010 елда – 42,
2021 елда – 18 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.