Гомуми мәгълүмат

Ульяновск өлкәсенең көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Үзәге – шәһәр тибындагы Павловка поселогы (Ульяновск шәһәреннән 300 км ераклыкта урнаша). Мәйданы – 1017,6 кв. км.

Халкы – 13617 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 3082 кеше. Алар, нигездә, XVII йөздә йомышлы татарлар нигезләгән Баклуши, Евлейка, Морат һәм Татар Шомалагы авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1999 елдан Морат авылы Җирле мөселман дини оешмасы эшли. Евлейка, Морат һәм Татар Шомалагы авылларында мәчетләр эшли.

Евлейка, Баклуши һәм Татар Шомалагы авыллары мәктәпләрендә татар теле предмет буларак, Павловка авылының икенче мәктәбендә татар теле факультатив дәресләрдә өйрәнелә.

Морат авылында «Яшьлек» татар җыры ансамбле, «Бергәләп» драма коллективы, «Йолдыз» балалар драма коллективы, «Дуслык» фольклор төркеме, «Яшьлек» вокаль төркеме (җитәкчесе – Г.Г. Җаббарова) эшли. 1997 елдан Павловкада ел саен «Поволжская глубинка» милли мәдәниятләр фестивале (элек төбәкара, 2013 елдан бөтенроссия) үткәрелә. Корбан бәйрәме, Нәүрүз, Сабан туе һәм Ураза бәйрәмнәре уздырыла.

Күренекле кешеләре

Павловка районында сәясәт эшлеклесе С.С.Гафуров (Татар Шомалагы авылы) туган.