Татарстан Фәннәр академиясе академигы (1991), Халыкара төрки академиянең Татарстан бүлеге академик-секретаре (1997 елдан), ТАССР һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1970, 1976).

Профессор М.З.Зәкиев балачагы турында. 2020

Татар телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Казан университеты Тарих, филология факультетының II курс студентлары. 1947

Өске рәт, сулдан: Хәсанов, Салихова, М.Зәкиев, Мәҗитов. Урта рәт: Ибраһимов, Шәйдуллина, Шәрәфетдинов, Газизова. Аскы рәт: Вәлиева, Н.Фәттахов, Боярова, Тимергалин, Маннапова. М.З. Зәкиевнең шәхси архивы

Казан университеты аспирантлары М.З.Зәкиев (сулда) һәм Р.И.Нәфыйгов. 1953

М.З. Зәкиевнең шәхси архивы

М.З.Зәкиев туганнары белән. 1982

Кәрәкәшле авылы. М.З. Зәкиевнең шәхси архивы

Профессор М.З.Зәкиев татар теле турында

Татар телендә

Профессор М.З.Зәкиев тюркология турында

Татар телендә

Биографиясе

1928 елның 14 августы, Бөгелмә кантоны Зәйпе авылы – 2023 елның 18 августы, Мәскәү (Казанда җирләнгән).

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1951), шунда ук эшли (1960 елдан татар теле белеме кафедрасы мөдире, 1964 елдан профессор).

1965–1986 елларда – Казан педагогия институтында (проректор, 1967 елдан ректор, бер үк вакытта татар теле белеме кафедрасы мөдире).

1986 елдан СССР Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Тел, әдәбият һәм тарих институты; 1992 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры. 2001 елдан шунда ук тел белеме бүлеге мөдире, 2008–2015 елларда лексикология һәм диалектология бүлеге мөдире.

Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев. 1963

Докторлык диссертациясен яклаганнан соң. М.З. Зәкиевнең шәхси архивы

Казан дәүләт педагогия институтының 50 еллыгына. Татар теле белеме кафедрасы. 1968

Утырганнар (сулдан): Ф.Вәлиева, М.З.Зәкиев (кафедра мөдире һәм институт ректоры), З.Вәлиуллина, К.Зиннәтуллина. Басканнар (сулдан): Р.Йосыпов, А.Ишморатов, Р.Асылгәрәева, М.Сәгыйтов. М.З. Зәкиевнең шәхси архивы

Татар теле тарихын өйрәнүче галимнәр төрекме. 1987

Беренче рәт (сулдан): Ф.С.Баязитова, М.З.Зәкиев, ? Икенче рәт: Ф.Гарипова, И.Б.Бәширова, Т.Х.Хәйретдинова, Д.Б.Рамазанова. М.З. Зәкиевнең шәхси архивы

Профессор М.З.Зәкиев Татарстан Фәннәр академиясе оешу турында

Татар телендә

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре татар теле синтаксисы, этнолингвистика, тел сәясәте, милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләренә карый.

М.З.Зәкиев тюркологиядә, беренчеләрдән булып, төрки морфонология нигезләрен ачыклый, татар телендә эш-хәлнең үтәлү дәрәҗәсен белдерүнең деривацион-грамматик системасын тасвирлый, төрки телләрдә килешләрнең күплеген билгели. Болгар-татар эпиграфикасын, төрки-татар әдәби әсәрләренең тел һәм стиль үзенчәлекләрен өйрәнә.

Урта мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре авторы.

1990 еллар ахырында татар халкының тел тарихы мәсьәләләренә һәм төрки-татар этногенезына багышланган зур хезмәтләрен бастыра.

3 томлы «Татар грамматикасы» («Татарская грамматика», 1992–1993; ТРның Дәүләт бүләге, 1994; татар телендә 2015–2017 елларда киңәйтелгән икенче басмасы дөнья күрә), татар телендә «Татар лексикологиясе» (3 томда, 2015–2018 еллар) авторлар коллективының фәнни җитәкчесе.

1980–1990 елларда ТАССР Югары Советы рәисе. Татар энциклопедиясенең Баш гыйльми мөхәрририяте әгъзасы.

Профессор М.З.Зәкиевкә Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен орденын тапшыру. 2008

Ф.Х.Мөхәммәтшин (сулда) һәм М.З.Зәкиев. М.З. Зәкиевнең шәхси архивы

Профессор М.З.Зәкиев татар энциклопедистикасы турында

Татар телендә

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» (2008) орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

М.З.Зәкиев Гаяз Исхакый кабере янында. 1997

М.З. Зәкиевнең шәхси архивы

Г.Тукай исем. Дәүләт премиясе комитеты утырышы. 1999

Уңнан: М.З.Зәкиев, М.Х.Хәсанов, Р.Мөхәммәдиев, З.Сөнгатуллина, Г.Ахунов, ?. М.З. Зәкиевнең шәхси архивы

Профессор М.З.Зәкиев ТАССР Югары Советында эшләве турында

Татар телендә

Хезмәтләре

Төрки-татар этногенезы. М. – К., 1998;

Синтаксический строй татарского языка. Казань, 1963;

Современный татарский литературный язык: Синтаксис. М., 1971;

Проблемы языка и происхождения волжских татар. Казань, 1986;

Татары: проблемы истории и языка. Казань, 1995;

Происхождение тюрков и татар. М., 2003;

История татарского народа (этнические корни, формирование и развитие). М., 2008;

Türklerin ve Tatarların kökeni. Ist., 2007.

М.З.Зәкиев гаиләсе белән. 1983

Казан. М.З. Зәкиевнең шәхси архивы

Өйдә хезмәттәшләр белән очрашу. 1997

Сулдан: А.Г.Әхмәдуллин, М.З.Зәкиев, Окан Дахер (Финляндия). М.З. Зәкиевнең шәхси архивы

Мирфатыйх Зәкиев тальян гармунда уйный. 2020

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Әдәбият

Тенишев Э.Р., Ганиев Ф.А., Юсупов Р.А. Мирфатых Закиевич Закиев // Советская тюркология. 1988. № 5;

Академик Мирфатых Закиев. М., 1998;

Hatice Sirin. Prof. Dr. Mirfatih Zekiyev (Hayatı ve Eserleri) // Türk Dünyası. Dіl ve Edebiyat Dergisi. 2003. № 16.