Гомуми мәгълүмат

Саратов өлкәсенең төньяк өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Мәйданы– 2,3 кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Базар-Караболак поселогы (Саратовтан 102 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 29188 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2015 елда – 2834 кеше (2010 елда –2763 кеше). Алар, башлыча, Янкә (2015 елда – 1661 кеше), Олы Тау (185), Абдуловка (96), Липовка (57), Шняево (27) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Янкә авылына 1740 елга кадәр нигез салына. 1910 елларда авылда – өч, хәзерге вакытта бер мәчет (1999 елда төзелә) эшли. Янкә авылы урта мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Авылда «Сандугач» татар фольклор ансамбле бар. Сабан туе үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Базар-Карабулак районында Советлар Союзы Герое И.М.Кудашев туган (Янкә авылы).