Татарстан Республикасының хәзерге Ютазы районы территориясендә, Урыссу тимер юл станциясеннән 10 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Тымытык районы Беловка авыл советы, 1935 елдан – Ютазы районы Калинин авыл советы, 1963 елдан Бөгелмә районы Бәйрәкәтамак авыл советы составында.

Халык саны – 125 кеше (1930 ел, татарлар), 128 кеше (1939 ел, руслар), 81 кеше (1956 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.