Гомуми мәгълүмат

Удмурт Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1929 елда оештырыла. Мәйданы – 970,6 кв.км. Үзәге – Грахово авылы (Ижевск шәһәреннән 164 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 8544 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 734 кеше (шул исәптән керәшен татарлар – 281 кеше) (1970 елда – 1132, 1979 елда – 900, 1989 елда – 701 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясендә татарлар (шул исәптән керәшен татарлар) XVIII йөз ахыры – XIX йөз башында килеп урнаша. 1870 елларда татарлар алты авылда – Порым (1792 елда нигез салына), Починок Гаранькино (1800), Түбән Тыловай, Мещеряково, Тайшиперка һәм Шарберды, катнаш авыллар – Грахово, Новогорскоеда яшиләр.

1960 елларга кадәр Порым һәм Түбән Тыловай авылларында башлангыч татар мәктәпләре эшли.

Хәзерге вакытта татарлар, башлыча, Порым (105 кеше), Нижний Тыловай (104), Новогорское (53) авылларында яшиләр. Порым авылында керәшен татарларның «Туганай» милли-мәдәни оешмасы, фольклор ансамбле, Керәшен татарларның мәдәният үзәге (2000 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Ветеринария фәннәре докторлары Р.Н.Сәмигуллин һәм Д.Ш.Шәриповның тормышы Грахово район белән бәйле.