- РУС
- ТАТ
математик, физика-математика фәннәре докторы (1973), профессор (1977)
1939 елның 18 гыйнвары, Ютазы районы Урыссу авылы — 2018 елның 4 ноябре, Карлскрона шәһәре, Швеция.
1965 елда Новосибирск университетын тәмамлый, СССР ФА Себер бүлегенең (Новосибирск шәһәре) Гидродинамика институтында эшли. 1980–1987 елларда СССР ФА Башкорт ф-лының физика һәм математика бүлегендә. 1987 елдан СССР ФАнең Гамәли математика институтында, 1990 елдан РФАнең Бөтенроссия матем. модельләштерү үзәгендә.
Хезмәтләре дифференциаль тигезләмәләрне төркемләп анализлауга карый. Нәтривиаль комформ төркемле Риманча күптөрлелекләрнең гиперболик тигезләмәләре өчен Гюйгенс принцибы турындагы Ж.Адамар проблемасын чишә.
СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1987).
Группы преобразований в математической физике. М., 1983;
Lie-Backlund Transformations in Applications. Phil., 1979.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.