Гомуми мәгълүмат

Төмән өлкәсенең көнбатыш өлешендә урнашкан. 1925 елда оештырыла. Мәйданы – 6656 кв.км. Үзәге – Яркәү авылы (Төмән шәһәреннән 94 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 23114 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 7538 кеше (1959 елда – 8232, 1979 елда – 8929, 1989 елда – 8003, 2002 елда – 8265 кеше). Алар, тупланып, Рәгес, Яңа Кәешкүл, Сәет, Чичикә, Бехтери, Олы Кызылъяр, Бурбар, Аккүл, Еманаул, Карбан (Кызылкаш), Кортъегән, Носык, Уба, Түре, Ваңгы, Тәүде, Иске Кәешкүл, Тархан һәм Шатан авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1930 еллар башында районда унике татар-башкорт мәктәбе исәпләнә, 1962 елда унҗиде мәктәптә укыту татар телендә алып барыла. Хәзерге вакытта районның алты мәктәбендә татар теле – предмет буларак, сигезендә факультатив дәресләрдә укытыла. Ел саен Яңа Кәешкүл урта мәктәбе җирлегендә туган телне өйрәнү мәсьәләләре буенча семинар уздырыла. 2005–2008 елларда район балалар китапханәсендә «Дуслык» клубы эшли.

Яркәү районы татарларының милли-мәдәни автономиясе (1998 елдан), «Ләйлә» фольклор коллективы (1993 елдан, Шатан авылы), «Ялкын» балалар фольклор төркеме (Карбан авылы) эшли. Районда ел саен «Таң йолдызы» балалар халык иҗаты фестивале, Әмәл, Йомырка бәйрәме һәм Сабан туе үткәрелә.

Бурбар, Яңа Кәешкүл, Яркәү, Чичикә, Карбан, Кызылъяр, Кортъегән, Түре, Ваңгы, Шатан авылларында мәчетләр эшли.

Яркәү районы территориясендә шәех Даут каберлек-астанәсе саклана.

Күренекле кешеләре

Советлар Союзы Геройлары Ә.М.Кәлиев (Тархан авылы) һәм Х.Ә.Ниятбәков (Карбан авылы), металлага рәсем төшерүче А.Мөхәммәтшинның тормышы һәм хезмәт эшчәнлеге Яркәү районы белән бәйле.