- РУС
- ТАТ
тел галиме, филология фәннәре докторы (2000), РФнең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2005), РФнең атказанган югары мәктәп хезмәткәре (2008)
1942 елның 27 маенда Тубыл шәһәрендә туган.
Кыргыз университетын тәмамлаганнан соң (1970), шунда ук эшли.
1987–1989 елларда Әфганстан Халык-демократик партиясе Үзәк Комитеты Иҗтимагый фәннәр институтында (Кабул шәһәре): милли мәсьәләләр буенча киңәшче, рус теле укытучысы.
1989–1991 елларда Вунгтау шәһәрендә (Вьетнам) рус теле укыта.
1992–2001 елларда Тубыл педагогия институтында, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире.
2002 елдан Югра университетының (Ханты-Мансийск шәһәре) Югра халыклары тел, тарих һәм мәдәният институтында, гомуми тел белеме һәм уралистика кафедрасы профессоры.
Хезмәтләре социологиягә, икетеллелек проблемаларына, тюркологиягә, фин-угор телләре белеменә, лингводидактикага, рус һәм төрки телләрне чагыштырма өйрәнүгә карый.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.