Биографиясе

1892 елның 21 гыйнвары, Самара шәһәре — 1953 елның 2 августы, Ленинград.

Мәскәү университетын ботаника (1917), антропология, археология һәм этнография (1919) курслары буенча тәмамлый. Россиядә антропологиягә һәм географлар фәнни мәктәбенә нигез салучыларның берсе булган академик Д.Н.Анучин шәкерте.

1919–1933 елларда Мәскәү университетының антропология кафедрасы доценты, бер үк вакытта Матди культура тарихы дәүләт академиясенең Мәскәү секциясе этнология комиссиясе рәисе урынбасары, Халыкларны өйрәнү үзәк музееның (Мәскәү) Урта Азия һәм Себер бүлеге мөдире.

1933 елдан Грузия дәүләт музееның галим-консультанты.

Фәнни эшчәнлеге

1920 елларда К.(О.Н.Бадер, В.А.Городцов, Н.И.Лебедева, А.А.Мансуров, А.М.Россова-Куфтина белән берлектә) Үзәк сәнәгать өлкәсенә, Кырым, Себер, Ерак Көнчыгышта күпсанлы экспедицияләрдә тикшеренүләр үткәрә.

Куфтинның баштагы хезмәтләре СССР халыклары, шул исәптән Кырым, Касыйм татарлары, мишәрләрнең этнографиясе, этногенезы һәм археологиясенә карый. Галимнең этнографик тикшеренүләренең асылы һәм төп эчтәлеге киң географик параллельләр үткәрүгә, тирән тарихи чагыштыруларга нигезләнә.

Идел буе татарларының этник мәдәниятенә караган типларны ачыклаганда Куфтин татарларның һ.б. күпсанлы чиктәш халыкларның торак, кием-салым, бизәкләү элементларына анализ ясый.

Грузиянең археологик истәлекләрен өйрәнгәндә, ул б.э.к. 2 нче меңьеллыкның бронза дәверенә караган, моңа кадәр билгеле булмаган Кавказ аръягы культурасын ача; әлеге тикшеренүләрне гомумиләштергән «Триалетида археологик казу эшләре (1936–40 еллар)» («Археологические раскопки в Триалети (1936–40 гг.)», Тб., 1941, т. 1) дигән хезмәте СССР Дәүләт бүләгенә лаек була (1942).

Куфтин беренче булып Кура-Аракс энеолиты культурасын аерып күрсәтә; «Колхида археологиясенә материаллар» («Материалы к археологии Колхиды», т.1–2, Тб., 1949–50) исемле хезмәтендә Көнбатыш Грузия һәм Көньяк Осетиядәге истәлекләрне тасвирлый.

Урта Азиянең иң борынгы тарихын яктырту өчен әһәмиятле мәгълүматларны Куфтин үзенең Көньяк Төрекмәнстанга ясаган соңгы комплекслы археологик экспедициясе вакытында таба (1952).

Хезмәтләре

Жилище крымских татар в связи с историей заселения полуострова. М., 1925;

Южнобережные татары Крыма // Крым. 1925. № 1;

Материальная культура русской Мещеры. М., 1926;

Краткий очерк северного буддизма и ламаизма в связи с историей учения. М., 1927;

Татары касимовские и татары-мишари Центрально-промышленной области // Культура и быт населения Центрально-промышленной области. М., 1929.

Әдәбият

Дебец Г. Памяти Б.А. Куфтина // Сов. этнография. 1954. № 1.

Автор — Ф.Ф.Гулова