Эчтәлек

1861 елның 4 ноябре, Австро-Венгрия, хәзер Чехиянең Кладно шәһәре — 1933 елның 12 гыйнвары, Мәскәү.

1879 елда Прага консерваториясенең скрипка классын тәмамлый. 1880–1882 елларда — Киевта И.Сетовның хосусый операсының, 1882–1885 елларда Зур театр (Мәскәү) оркестрының скрипкачы-концертмейстеры.

1885–1906 елларда хосусый опера труппаларында дирижер, шул исәптән Казан, Саратов опера ширкәтләрендә баш дирижер (1901–1903).

1906–1933 елларда Зур театр дирижеры, бер үк вакытта, 1924–1925 елларда, К.С.Станиславский опера студиясендә музыка бүлеге җитәкчесе, 1927–1933 елларда К.С.Станиславский исемендәге Опера театрының баш дирижеры.

Бер үк вакытта, 1924–1925 елларда, Мәскәү консерваториясе профессоры (оркестр классыналып бара).

1926–1929 елларда Мәскәү филармониясендә дирижер.

Сук Россия музыкаль культурасы һәм театр сәнгате үсешенә бик зур өлеш кертә.

Зур театр сәхнәсендә Көнбатыш Европа әсәрләре һәм рус опера классикасы буенча аеруча әһәмиятле спектакльләр куя.

Даими рәвештә концерт эшчәнлеге алып бара, 1880 елның ахыры — 1930 елның башында Казанда еш кына чыгышлар ясый.

«Урман патшасы» («Лесной царь») операсы, романслар, симфоник оркестр һәм камера ансамбле өчен иҗат ителгән әсәрләр авторы.

Әдәбият

Ремезов И.И. В.И. Сук. М.–Л., 1951.