Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сату өчен кирпеч сугу кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда 2 мәчет, мәктәп, тимерче алачыгы, 2 ярма яргыч, 5 җил тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1739,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Алат волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз районы үзәге. 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Дөбъяз авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Үзәк” колхозы оештырыла. 1960 – 1969 елларда – М.Җәлил исемендәге колхоз (авылда колхоз идарәсе урнаша), 1969 елдан – “Дөбъяз” кошчылык совхозы (колхоз җирлегендә оештырыла), 1995 елдан – “Дөбъяз” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 1996 – 2016 елларда – “Экоскин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Арча “Милли аяк киемнәре” җитештерү берләшмәсе филиалы җирлегендә оештырыла, 2012 елдан “Сәхтиян” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә) эшли.

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1938 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1983 елда мәктәп янында М.Җәлил бюсты куела.

1994 елдан “Туган якны өйрәнү” музее (җитәкчесе – А.Х.Хәйруллина; оештыру барышында туган төбәкне өйрәнүче А.Н.Җәләлиев зур ярдәм күрсәтә), мәдәният йорты, китапханә (1930 елдан), участок хастаханәсе (1951 елдан, 200 елда яңа бина төзелә), “Гөлчәчәк” балалар бакчасы (1985 елдан), С.Сәйдәшев исемендәге сәнгать мәктәбе филиалы (элекке Дөбъяз музыка мәктәбе җирлегендә, мәчет (1993 елдан), “Каскад” тау чаңгысы комплексы (1995 елдан), “Каскад” балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге (1995 елдан); мәдәният йорты каршында “Тамаша” театр коллективы (2016 елдан) эшли.

Авылда “Сабантуй” чишмәсе (элекке исеме – “Мәктәп чишмәсе”), “Исемсез чишмә”, “Убыр чишмәсе”, “Лашман чишмәсе” бар.

Күренекле кешеләре

Р.В.Адаев (1952 елда туган) – “Татстрой” Аакционерлык җәмгыяте генераль директоры;

И.Д.Камалиев (1973 елда туган) – Г.Кариев исемендәге Казан яшь тамашачылар театры артисты, ТРның халык артисты;

Г.И.Сергеева (1960 елда туган) –Дәүләт мөлкәте белән идарә итү Федераль агентлыгының Татарстан Республикасындагы территориаль идарәсе җитәкчесе, ТРның һәм РФнең атказанган юристы, сәясәт фәннәре кандидаты.

Халык саны

1782 елда – 163 ир-ат;
1859 елда – 930,
1897 елда – 1235,
1908 елда – 1448,
1920 елда – 1299,
1926 елда – 1375,
1938 елда – 1428,
1949 елда – 1211,
1958 елда – 1330,
1970 елда – 1352,
1989 елда – 1580,
2002 елда – 1684,
2010 елда – 1737,
2017 елда – 1715 кеше (татарлар).