Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Оры инеше буендагы авыл, Челка исемнәре белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, тегермән, тимерчелек, 5 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1530,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Сатыш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Юлбат авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында «Яңа юл» колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Сибгатуллин).

1953 елдан авылда – Ворошилов исем. колхоз (үзәк утары – Юлбат авылы), 1956 елдан – «Искра» колхозы (үзәк утары – Юлбат авылы), 1994 елдан – шул ук исемдәге күмәк предприятие, 2003 елдан – крестьян-фермер хуҗалыгы, 2007 елдан «Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1933 елда кирпеч заводы төзелә.

Мәгариф һәм мәдәният

1958–1978 елларда – китапханә, 1939–2008 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб, «Ихлас» мәчете (2009 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Р.М.Галиева (1979 елда туган) – журналист, филолог, филология фәннәре кандидаты;

Х.Г.Ганиев (19102006) – нәселдән килгән зәркәнче, көмешче, Бөек Ватан сугышы ветераны, Шәмәрдән авылындагы зәркән остаханәсенең баш рәссамы (19681972);

М.Х.Хуҗин (1930–2008) – язучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 101 ир-ат;
1859 елда – 589,
1897 елда – 742,
1908 елда – 894,
1920 елда – 873,
1926 елда – 665,
1938 елда – 525,
1949 елда – 414,
1970 елда – 241,
1979 елда – 222,
1989 елда – 191,
2002 елда – 183,
2010 елда – 180,
2020 елда – 168 кеше (татарлар).