Биографиясе

1970 елның 24 сентябрендә Казан шәһәрендә туган.

1991 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли (2007 елга кадәр), менеджмент кафедрасы мөдире (1998 елдан).

Бер үк вакытта Татарстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр министры киңәшчесе (1991–1997), «КамАЗ» акционерлык җәмгыяте советының финанс комитеты рәисе урынбасары (1997–1998), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Кыйммәтле кәгазьләр һәм фонд базары комиссиясе секретаре (1997–2002), Татарстан Республикасы Президенты каршындагы социаль-икътисади (2003-2006), икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе (2006-2007).

Татарстан Республикасы Президентының социаль-икътисади (2003–2006), икътисад (2006–2007) мәсьәләләре буенча дәүләт киңәшчесе. 2007–2010 елларда Татарстан Республикасының икътисад министры, 2010 елдан Казан университеты проректоры, бер үк вакытта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге директоры.

Хезмәтләре территориаль икътисади системалар белән стратегик идарә итү, икътисади эшчәнлек төрләренең конкурентлыкка сәләтлелеге белән идарә итү, макроикътисади модельләштерү һәм прогнозлау мәсьәләләренә карый.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Современные проблемы регулирования рынка труда. Казань, 1999.

Методология разработки стратегических программ социально-экономического развития территории. Казань, 2005.

Разработка развития Республики Татарстан. Казань, 2007 (автордаш).