Гомуми мәгълүмат

Төмән өлкәсенең көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1923 елда оештырыла. Мәйданы – 4,3 мең кв.км. Үзәге – Төмән шәһәре (Мәскәү шәһәреннән 1714 км көнчыгыштарак урнашкан, район составына керми).

Халкы – 117986 (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 14099 кеше. Татарлар, тупланып, Ямбай (элеккеге исемнәре – Ямбай Йорты, Олуг Манчыл), Каскара (Олы Каскара Йорты һәм Кече Каскара Йорты), Муллаш, Нариман, Салаер, Успенка, Шыкча (Шыкча Йорты), Манат, Олы Акъяр (Олы Акъяр Йорты), Талмы, Турай (Турай Йорты, Кече Манчыл), Чаплык, Явызбы, Янтык (Янтык Йорты) авылларында; Индерәй (Индерәй Йорты), Богандинский, Боровский, Винзили поселокларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Районның хәзерге күп кенә авыллары борынгы татар авыллары урынына урнашкан, һәм аларның атамаларының тарихы Себер ханлыгы чорына барып тоташа. Иң беренче авыллар – XIII – XIV йөзләрдә барлыкка килгән Ямбай, Каскара, Индерәй Йорты, Талмы. Хәзерге татар торак пунктларын нигезләүчеләрнең күбесе бохари төркиләр була.

Идел буе татарлары район территориясенә XIX йөзнең беренче чирегеннән урнаша башлый. Аларның төп шөгыле игенчелек, терлекчелек (ат, сыер, сарык үрчетү), кошчылык, балык тоту, аучылык, киез һәм күннән кием тегү, сәүдә була. Шыкча авылында чүлмәк ясау, тире иләү, йон эрләү, киндер сугу зур үсеш ала.

1841 елда Ямбай Йортында Бохара татары Габделниязов тырышлыгы белән мәдрәсә ачыла, анда 1870–1880 елларда мәшһүр мәгърифәтче шагыйрь М.Юмачиков (Ямбай авылында туа) укыта. 1890 елда мәдрәсә яңа ысул белән укытуга керешә һәм XX йөз башында Көнбатыш Себердәге абруйлы уку йортларының берсенә әверелә. Мәдрәсәнең зур китапханәсе (1913 елда гарәп, фарсы, татар һәм рус телләрендә 2,2 меңләп том һәм кулъязма исәпләнә), кунакханә, ашханә, медпункт, мунчасы була.

Мәдрәсәне иганәчеләр, аеруча Себер татарларының мәдәниятен һәм мәгарифен үстерүдә мөһим роль уйнаган сәүдәгәр һәм меценат Н.К.Сәйдуков үз хисабына тота. Аның акчасына Ямбай Йортында ике таш мәчет (башка торак пунктларда унлап мәчет) төзелә, татар кызлар мәктәбе, 1914 елда укытучылар семинариясе (укучылары арасында атаклы фольклорчы Х.Х.Ярми була) ачыла. 1919 елда татар башлангыч мәктәбе (1928 елда – җидееллык, 1952 елдан – урта мәктәп) эшли башлый.

Совет чорында Олы Акъяр, Ямбай һәм Турай авыллары халык йортларында музыкаль, сәяси, әдәби секцияләр, һәвәскәр театр труппалары эшли. Акъяр һәм Ямбай мәктәпләре педагоглары көче белән өлкә филармониясе һәм драма театры сәхнәләрендә татар драматургларының әсәрләре сәхнәләштерелә. 1950 еллар башыннан монда татар мәдәнияте һәм фән эшлеклеләре, Башкортстан һәм Татарстан АССР, Минзәлә, Мәскәү һәм Чаллы театр коллективлары чыгыш ясый.

1992 елда Төмән районында – Себер татарлары ассоциациясе, 1998 елдан район татарлары милли-мәдәни автономиясе оештырыла. Корбан бәйрәме, Сабан туе һәм Ураза бәйрәме, «Таң йолдызы» төрки телле халыкларның балалар иҗат конкурсы үткәрелә, традицион уеннарны («биш пар», «йөзек салыш», «каеш», «каптырмак», «номер уйнау» һәм башкаларны) яңадан кайтару һәм саклау максатында «Кичке уеннар» уза.

1994 елдан Ямбайда Төмән районы тарихы һәм татар мәдәнияте музее, 2000 елдан Шыкчада һәм Индерәйдә Себер татарларының тарихын, мәдәниятен, көнкүрешен чагылдырган авыл музейлары эшли.

Ямбайда XVIII йөз ике мәчете сакланган.

Олы Акъяр, Индерәй, Ямбай, Каскара, Мулаш, Шыкча һәм Янтык авылларында татар теле предмет буларак укытыла.

Районда: Индерәйдә – сәнгать мәктәбе хоры (2000 елдан), Ямбайда – «Милли моңнар» фольклор (1996 елдан), «Гөлләр» вокаль ансамбльләре (1996), «Алтын ай» бию төркеме, балалар хоры (барлыгы – уннан артык коллектив), Каскарада –«Синтез» үзешчән бию коллективы (1995 елдан), Шыкчада – «Шытыр-шатыр» балалар фольклор ансамбле (2007 елдан), Янтыкта – «Ләйсән» балалар вокаль (1996 елдан), «Энҗе» вокаль ансамбльләре (2004 елдан), «Барбарис» халык музыка уен кораллары ансамбле (2006 елдан) һәм «Күңелле Янтык» бию төркеме (2003 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Төмән районында:

  • Советлар Союзы Герое Ә.Р.Аширбәков (Турай авылы),
  • Дан орденының тулы кавалеры Х.Х.Якин (Муллаш авылы),
  • Социалистик Хезмәт Герое Ф.Н.Ибраһимова (Талмы авылы) туган.