- РУС
- ТАТ
Россия Федерациясенең Төмән өлкәсендәге административ-территориаль берәмлек
Төмән өлкәсенең көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Үзәге –Исәт авылы (Төмән шәһәреннән 72 км ераклыкта урнашкан). 1923 елда оештырыла (1963–1966 елларда Исәт районы бетерелә). Мәйданы – 2,7 мең кв. км.
Халкы – 25770 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 880 кеше. Алар Югары Йөгәнле (2016 елда – 517 кеше), Минино, Шорохово авылларында, Новиково поселогында яшиләр.
Югары Йөгәнледә 1930 елларга кадәр ике мәчет була (агач һәм таш).
2013 елда яңа мәчет төзелә. Югары Йөгәнле мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты предмет буларак өйрәнелә. 1992 елдан «Дуслык» балалар бакчасы эшли.
Исәт районында Советлар Союзы Герое Б.Я.Янтимеров (Югары Йөгәнле авылы), РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре У.Г.Малышева (Ихсанова) туган.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.