Тарихы

1785 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Мордва Сарабикколы буларак билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда волость идарәсе, земство станциясе урнаша; чиркәү, чиркәү-приход мәктәбе эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 3307 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Мордва Кармалкасы волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Кармалка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Победа” колхозы оештырыла, 1961 елда Мичурин исемендәге колхоз (Мичурин исемндәге поселок) белән берләштерелә. 1973 елдан – мөстәкыйль “Победа” колхозы. 2002 елдан И.А.Галиуллин крәстиян-фермер хуҗалыгы итеп үзгәртелә. 2014 елдан “Сатурн-Урал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елгы революциядән соң авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – тулы булмаган урта (1983 елдан яңа бинада), 1986 елда – урта, 2002 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2017 елда ябыла.

Авылда мәдәният йорты (1969 елдан), китапханә (1929 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1974 елдан), Архангел Михаил чиркәве (2016 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Пизёлнэ” фольклор (2003 елдан, 2017 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – В.Г.Кудашова), “Антошка” балалар театр, “Грация” бию (икесе дә – 2005 елдан) коллективлары, “Этнокудо” музее (2004 елдан) эшли.

Авылда ел саен июньдә Балтай республика милли мордва бәйрәме уздырыла, анда Татарстанның төрле районнарыннан мордва фольклор коллективлары җыела.

Халык саны

1785 елда – 171 ир-ат;
1859 елда – 1060,
1883 елда – 992,
1889 елда – 1280,
1910 елда – 1479,
1920 елда – 1597,
1926 елда – 1211,
1938 елда – 1018,
1949 елда – 901,
1958 елда – 957,
1970 елда – 887,
1979 елда – 696,
1989 елда – 556,
2002 елда – 566,
2010 елда – 404,
2017 елда – 373 кеше (мордвалар).