Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында Бекметева авылы буларак нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Түбән Башинда, Бишинды, Бушанды исемнәре белән дә искә алына.

1750 елларда авыл тирәсендәге җирләр Казан драгун полкы капитаны И.И.Останковка сатыла, ул анда рус крестьяннарын китереп утырта. XIX йөз рәсми документларында авыл Ново-Спасское, Бишинды-Останково исемнәре белән атала.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чабата үрү тарала.

1798 елда Н.И.Останков акчасына Спас чиркәве төзелә (соңгы чор классицизм стилендәге дини архитектура истәлеге, 2013 елдан реставрация эшләре бара, хәзерге вакытта эшли).

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, земство мәктәбе (1876 елда ачыла), фельдшерлык пункты, җил тегермәне, 20 кибет эшли, сишәмбеләрдә базар һәм ярминкә (8 ноябрь) уздырыла.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бишенде-Останково волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Сарман, 1984 елның 4 июненнән – Тукай районында.

Хәзер – Теләнче-Тамак авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда Ильич исемендәге колхоз оештырыла. 1961 елдан авылда – «Мәгариф» колхозы (үзәк утары – Теләнче-Тамак авылы), 1994 елдан – бүленеп чыккан «Сельхозхимия» ярдәмче хуҗалыгы, 2005 елдан «Кама» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авыл уртасында алпавыт Останковлар утар-сарае калдыклары сакланган (XIX йөз уртасы).

Күренекле кешеләре

Х.И.Моратхуҗин (1895–1956) – дәүләт эшлеклесе, ТАССР эчке эшләр халык комиссары (1927–1929), ТАССР Үзәк Башкарма комитеты Президиумы рәисе (1929–1932).

Халык саны

1870 елда – 1611,
1897 елда – 745,
1920 елда – 973,
1926 елда – 772,
1938 елда – 656,
1949 елда – 366,
1958 елда – 378,
1970 елда – 264,
1979 елда – 201,
1989 елда – 121,
2002 елда – 126,
2010 елда – 128,
2020 елда – 106 кеше (руслар).