Гомуми мәгълүмат

Томск өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 4400 кв.км. Үзәге – Кривошеино авылы (Томск шәһәреннән 170 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 12366 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 298 кеше (1989 елда – 483 кеше, 2002 елда – 421 кеше). Башлыча, Кривошеино һәм Исламбул авылларында яшиләр. 1980 елларга кадәр тагын бер татар авылы – Нөркәй булган.

Татар җәмгыяте тормышы

2000 еллар башыннан ябылганчы Исламбул мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Кривошеино авылында «Нур» мөселман дини оешмасы эшли (1998 елдан).

Күренекле кешеләре

Кривошеино районында Советлар Союзы Герое Ф.Г.Камалетдинов туган.