Гомуми мәгълүмат

Томск өлкәсенең көньяк өлешендә урнашкан. 1936 елда Новосибирск өлкәсенең Нарымский округы составында оештырыла, 1944 елдан –Томск өлкәсе составында. Мәйданы – 24,7 мең кв. км. Үзәге – Бакчар авылы (Томск шәһәреннән 220 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 12182 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 102 кеше. Районда таралып яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Хәзерге Бакчар районы территориясендә беренче татар авыллары XIX йөз уртасында барлыкка килә. Татарларның күпчелеге районга 1960–1970 елларда күмәкләштерү һәм индустриальләштерү сәясәте барышында, шулай ук актив төзелеш чорында күченә.