Төньяк ярымшарның уртача һәм субтропик поясларында 55 төре билгеле.

Саз тавык чәчәге (P. palustris) республиканың барлык районнарында очрый. Дымлы һәм сазлыклы болыннарда, елга, инеш, чишмә буйларында үсә.

15-30 см биеклектәге үсемлек. Тамыры кыска, чук. Сабагы кырлы. Тамыр яны яфраклары таралгыда, сабак яфрагы бер, утырма, сабакны чорнап алган. Чәчәкләре берле, ак төстә, сабак очында урнашкан. Җимеше – күп орлыклы бер оялы ачылучан тартмачык. Июль-августта чәчәк ата. Орлыктан үрчи.

Баллы, агулы үсемлек.

Җир өсте өлешләрендә сапониннар, дуплау матдәләре, алкалоидлар бар.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсе тынычландыру, кан туктату, бөрештергеч һәм үт кудыру чарасы буларак кулланыла.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).