Гомуми мәгълүмат

Ставрополь краеның төньягында урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 4033 кв.км. Үзәге – Ипатово шәһәре (Ставрополь шәһәреннән 120 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 59197 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1460 кеше. Алар, тупланып, Кече Барханчак, Югары Барханчак һәм Түбән Барханчак авылларында төрекмәннәр белән бергә яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Кече Барханчак авылына 1788 елда Вятка губернасының Малмыж өязе Арбор (хәзер Татарстан Республикасының Балтач районында), Казан губернасының Мамадыш өязе Кирмән (хәзер Татарстан Республикасының Мамадыш районында) һәм Казан губернасының Тәтеш өязе Чирмешән (хәзер Татарстан Республикасының Апас районында) авылларыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Күчеп килүчеләр Ставрополь кальгасын фураж һәм азык-төлек белән тәэмин итәргә тиеш булалар, шуның өчен алар хәрби хезмәттән азат ителәләр.

1917 елга кадәр Кече Барханчакта өч мәчет, бер мәдрәсә, шулай ук татар теле өйрәнелә торган икееллык мәктәп (1905 елда ачыла, бинасы бүгенге көнгә кадәр сакланган) эшли. Авылның җамигъ мәчете 1910 елда төзелә, 1935 елда дингә каршы чираттагы чаралар вакытында клуб итеп үзгәртелә (1957 елда бина җимерелә).

Хәзерге вакытта Кече Барханчак авылы мәдәният йорты каршында М.Т.Ибраһимова җитәкчелегендә «Алга» (2008 елдан) һәм «Чишмә» (2009 елдан) татар фольклор коллективлары, Ю.В.Унтевская җитәкчелеген «Бәйрам» һәм «Йолдыз» (икесе дә – 2014 елдан) хореография коллективлары, «Аулчанка» клубы эшли.

Мәчет бар. 2008 елда Кече Барханчакта авылының 220 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары уза. Соңгы елларда даими рәвештә Сабан туе үткәрелә.