- РУС
- ТАТ
1921 елның 5 мае, хәзерге Удмурт Республикасының Сарапул районы Шелья авылы — 2006 елның 21 мае, Казан.
1945 елда Казан медицина институтын тәмамлагач, шунда ук нормаль анатомия кафедрасында эшли, 1963 елдан кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1964–1974 елларда дәвалау факультеты деканы, 1985 елдан профессор-консультант.
1958–1963 елларда Ставрополь медицина институтының нормаль анатомия кафедрасы мөдире. Хезмәтләре нерв системасы морфологиясенә карый.
Коротков беренче булып эчәклек парасимпатик иннервациясенең иң тулы схемасын төзеп бирә, Кен-Куренең «өченче арка мие парасимпатикусы» теориясенең дөрес булмавын дәлилли. Ул тәкъдим иткән ашказаны-эчәклектәге парасимпатик нервлар бүленеше схемасы классик система булып китә.
Казан медицина университетының Анатомия музеенда ватаныбыз һәм чит илләрдәге күренекле галим-морфологлар портретлары галереясын (400 гә якын портрет) оештыручы.
Уйлап табуга 3 авторлык таныклыгы бар.
Бөтенроссия анатомнар, гистологлар, эмбриологлар фәнни җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы.
Материалы к парасимпатической иннервации кишечника: Дис. ... К., 1957;
Морфология сосудистой системы в норме и патологии // Сб. статей кафедры нормальной анатомии и кафедры патологической анатомии. К., 1977.
Профессор Александр Григорьевич Коротков // Казан. медицина журн. 1981. № 3.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.