Эчтәлек

Биографиясе

1949 елның 29 ноябрендә Арча шәһәр тибындагы поселогында туа.

Казан авиация институтын тәмамлый (1979).

1968–1978 елларда Дәүләт гамәли оптика институтында (Казан).

1978–1980 елларда Автомобиль транспорты белән автоматлаштырылган идарә итү системалары фәнни-тикшеренү проектлау институтында (Казан) инженер, лаборатория мөдире, бюро мөдире.

1980–1990 елларда Статистика буенча СССР дәүләт комитеты Идел-Вятка филиалының Бөтенсоюз статистик мәгълүмат фәнни-тикшеренү һәм проектлау институтында бүлек мөдире урынбасары, баш проект конструкторы, баш проект инженеры, бүлек мөдире.

1990–1993 елларда Казан хакимияте икътисад һәм сәнәгать комитетының бүлек мөдире, 1993–2001 елларда — рәисе.

2001–2005 елларда ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының икътисад һәм сәнәгать комитеты рәисе.

2005–2010 елларда ТР Премьер-министрының 1 нче урынбасары, бер үк вакытта, 2005–2007 елларда, ТР икътисад һәм сәнәгать министры, 2005 елда ТР Сәнәгать предприятиеләре ассоцияциясе президенты.

2010–2013 елларда «Газпром­банк» ААҖнең Казан филиалы вице-президенты—управляющие, 2013 елдан «Газпромбанк» ААҖ вице-президенты (Мәскәү).

Хезмәтләре сәнәгать предприятиеләренең икътисады, экологик яктан ышанычлылыгы мәсьәләләренә карый.

Медаль белән бүләкләнә.