Гомуми мәгълүмат

Саратов өлкәсенең төньяк өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Мәйданы – 2,3 мең кв.км. Үзәге – Петровск шәһәре (Саратов шәһәреннән 104 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 43452 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1720 кеше. Алар, тупланып, Татар Пакае һәм Яңа Вершаут авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Хәзерге татар авылларына XVIII йөзнең беренче яртысында Пенза саклану сызыгында хезмәттә булган йомышлы татарлар нигез сала. 1893 елдан Татар Пакаенда мәчет эшли, XX йөз башында бинасы мәктәпкә тапшырыла, аннан соң сүтелә. 2007 елда иске мәчет бурасыннан яңа мәчет төзелә.

1982 елдан Татар Пакаенда «Алтын ай» татар җыры хор коллективы эшли (җитәкчесе – Ә.Шабаева, 1994 елдан халык исемен йөртә). Сабан туе үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Петровск районында Советлар Союзы Герое К.М.Яһүдин (Өстән Уза авылы) туган.