Урта гасырларда

Алтын Урда чорында башлана. Әүвәл бу хәрәкәт Алтын Урдадан һәм соңрак татар ханлыкларыннан Литвага, рус кенәзлекләренә күченгән йомышлы татарларның шул җирләрдә төпләнеп калуы рәвешендә бара (кара Польша-Литва татарлары, Касыйм татарлары).

XVI йөз уртасында татарлар Чыпца елгасы тамагында (Нократ татарлары), Иж елгасы бассейнында төпләнәләр. Казан ханлыгының Рус дәүләте тарафыннан яулануы (1552) һәм шуннан соң башланган руслаштыру һәм христианлаштыру сәясәте киң колачлы татарлар һиҗрәтенә, татарларның Урта Идел буеннан Урал төбәгенә, аеруча төньяк-көнбатыш районнарына (анда татарларга этник яктан якын башкортлар, нугайлар һ.б. яши) күченүенә китерә.

Яңа тарихта

XVI–XVII йөзләрдә Урта Урал алдында татарлар, башлыча, Сылва-Ирән елгалары арасындагы бассейнда, Тулва елгасы тирәсендә, Уфа һәм Чусовой елгаларының югары агымы буйларында яшиләр. Алар күпләп Уфа өязенә дә күченәләр. Татарлар Уфа шәһәренә нигез салуда катнашалар, 1591–1592 елларда алар шәһәрдә яшәүчеләр составында искә алына.

1564 елдан башлап, татарлар Арзамас өязендә төпләнә башлый (1629 елгы мәгълүматлар буенча, анда 216 йомышлы татар, бәкләр һәм морзалар яши). Алатырь «шәһәре» янында татарлар 1613 елдан башлап күренә башлый, 1629 елда Алатырь өязендә 420 йомышлы татар исәпләнә. 1637 елда Кормыш өязендә 162 кеше (йомышлы татарлар һәм тарханнар) була.

Татарлар 1661 елгы смета язуында Карсун чик сызыгындагы Тальск, Карсун кальгаларында теркәлгән. 1678–1679 еллардагы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, Көнгер өязендә 789 кеше яшәгән, алар 42 татар авылында (Байсино, Усть Турка, Щелканка һ.б. авылларда) язылган.

Сембер шәһәрендә татарлар аңа нигез салынган вакыттан яшиләр (1648), 1653–1654 елларда Сембер өязендә 10 нан артык татар авылы исәпләнә. Касыйм ханлыгы территориясеннән Татарлар һиҗрәте көньякка һәм көньяк-көнчыгышка юнәлә, татарлар тарафыннан тарихи Мещера чикләренә янәшә булган җирләр үзләштерелә.

XVI йөзнең 2 нче яртысында — XVII йөзнең беренче утыз елларында Темников өязенә татарларның даими урнашуы күзәтелә. 1670–1680 елларда булачак Саратов губернасы территориясе үзләштерелә. Касыйм һәм Кадом өязләреннән татарлар һиҗрәте процессы Керенск, Югары һәм Түбән Ломов юнәлешендә тарала.

XVII йөз башында Кадом өязендә 20 татар авылы исәпләнә, Шацк һәм Елатьма өязләренең һәрберсе территориясендә 6 дан күбрәк авыл була; XVII йөзнең 2 нче яртысында Керенск өязендә 3 татар авылы искә алына. Әлеге территорияләрне үзләштерүдә Тенишевлар, Маминнар, Акчуриннар, Кудашевлар һ.б. гаиләләр катнаша. 1678 елгы мәгълүматлар буенча, Кадом өязендә — 642, Касыймда — 354, Шацкида — 385, Керенскида 202 морзалар һ.б. татарлар утарлары була.

XVIII йөзнең 1 нче яртысында христианлаштыру сәясәте көчәю сәбәпле, бигрәк тә Урал алды төбәкләрендә татарлар һиҗрәте көчәя. 1719–1744 елларда Урта Иделдән Урал буена 50 меңләп татар күченә (30 мең чамасы — Казан өязеннән, калганнары Касыйм, Кадом, Шацк, Саранск, Керенск, Инсар, Темников һәм Пенза өязләреннән). Күченүчеләрнең күбесе Уфа һәм Оренбург өязләренә юнәлә, аларның зур өлешен ирекле күченүчеләр тәшкил итә. Арада таза тормышлы татарлар да була, алар Оренбургтан ерак түгел Каргалы бистәсенә нигез сала, Урта Азия белән сәүдә итә.

1762 елгы мәгълүматлар буенча, Воронеж губернасында — 23695, Түбән Новгород губернасында — 20182, Оренбург губернасында 87884 татар исәпләнә. XVIII йөз ахырында Урал алды төбәгендә 219,2 мең кеше яши, XIX йөз ахырында татарлар саны 1 млн кешедән артып китә (башлыча, Ык һәм Агыйдел елгалары арасында). XIX йөздә татарлар, җир җитмәү сәбәпле, күченергә мәҗбүр булалар. XIX йөзнең 2 нче яртысындагы реформалар нәтиҗәсендә татарлар һиҗрәте Идел-Урал төбәгеннән Урта Азиягә һәм Себергә юнәлә (барлыгы 94,3 мең күченүче исәпләнә, шуларның 40,3 меңе Себердә төпләнә). Татарлар һиҗрәте юнәлешләренең берсе — Россиянең сәнәгать-җитештерү тармагы үсеш алган Европа өлеше (Мәскәү яны, Донбасс), Кавказ, Түбән Идел буе. XIX йөз ахырында Казакъстанда һәм Урта Азиядә Идел-Урал төбәгеннән күчеп килгән 53,6 мең татар, Төньяк Кавказда 8 меңгә якын кеше яши.

Өр-яңа тарихта

Октябрь революциясеннән соң һәм гражданнар сугышы елларында сәяси сәбәпләр аркасында татар халкының кайбер вәкилләре Кытайга, Япониягә, Төркиягә күченә. 1920–1930 елларда, күмәкләштерү һәм индустрияләштерү чорында Идел буе–Урал алды татарларының бер өлеше Урта Азиягә, Донбасска һәм Россиянең башка төбәкләренә күченә. 1970–1980 елларда Көнбатыш Себер һәм Ерак Көнчыгышка, бигрәк тә нефть чыгару төбәкләренә күченүләр дәвам итә (Төмән өлкәсе татарларының саны өч тапкыр арта). Урта Азиядә, Әзәрбайҗанда, Себердә, Украинада (Донбасс) зур татар диаспоралары барлыкка килә. 1990 еллар башыннан татарларның Урта Азиядән, Себердән, Кавказдан кабат Урта Идел һәм Урал буйларына кайтуы күзәтелә.

Шулай ук кара: Диаспора, Мөһаҗирләр хәрәкәте.