Гомуми мәгълүмат

Саратов өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Мәйданы – 3,1 мең кв.км. Үзәге – Балаково шәһәре (Саратов шәһәреннән 161 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 212879 кеше (2016 ел). Татарлар 2015 елда – 4040 кеше (2010 елда –3750 кеше). Башлыча, район үзәгендә (3162 кеше) һәм Яңа Әләзән авылында (435 кеше) яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Яңа Әләзән авылына 1820 елларда Пенза губернасының Урта һәм Түбән Әләзән авылларыннан күчеп утыручылар нигез сала. 1940 елларга кадәр – мәчет, 1962 елга кадәр сигезьеллык татар мәктәбе була. Хәзерге вакытта авыл мәктәбендә татар теле предмет буларак укытыла.

1992 елдан Балаково шәһәрендә «Идел» татар милли-мәдәни үзәге эшли, 1998 елда «Мирас» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге итеп үзгәртелә, аның каршында «Алтын ай» татар җыры ансамбле, «Ләйсән» балалар бию төркеме, «Ак калфак» хатын-кызлар клубы, якшәмбе балалар мәктәбе эшли; һәр елны Татар һәм башкорт мәдәнияте көннәре үткәрелә.

2010 елда Саратов төбәк татар милли-мәдәни автономиясенең Балаково бүлекчәсе оештырыла. 2014 елда Балаковода беренче тапкыр Сабан туе үткәрелә. Балаково шәһәрендә һәм Яңа Әләзән авылында мәчетләр бар.

Күренекле кешеләре

Яңа Әләзән авылында ТАССР хезмәт халык комиссары (1929–1932 елларда), ТАССР ҮБК Президиумы рәисе М.Г.Яһүдин туган.