Гомуми мәгълүмат

Россия Федерациясенең Европа өлешенең көньяк-көнчыгыш өлешендә, Идел елгасының урта агымы буенда, Идел буе федераль округы составында урнашкан.

1928 елда Урта Идел буе өлкәсе буларак оештырыла, 1929 елдан – Урта Идел буе төбәге, 1935 елдан – Куйбышев крае, 1936–1990 елларда – Куйбышев өлкәсе. Мәйданы – 53,6 мең кв.км. Үзәге – Самара шәһәре (Мәскәү шәһәреннән 855 көньяк-көнчыгыштарак урнашкан).

Халкы – 3205,9 мең кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 126,1 мең кеше (1959 елда – 74,2 мең, 1970 елда – 93,7 мең, 1979 елда – 103,6 мең, 1989 елда – 115,3 мең, 2002 елда – 127,9 мең кеше).

Татарлар, тупланып, Самара (2010 елда – 39409 кеше), Тольятти (28631), Сызрань (8907), Похвистнево (3144), Яңа Куйбышев (2179), Чапаевск (1164), Кенәл (1115), Отрадный (1053), Жигулёвск (1036), Октябрьск (345) шәһәрләрендә; Камышлы (9160), Похвистнево (6357), Шентала (3124), Ставрополь (2364), Идел (2293), Кошки (2258), Чаллыбаш (2097), Красный Яр (1670), Елхау (1302), Сызрань (907), Кенәл-Черкас (809), Келәүле (803, шул исәптән өлкәдә бердән бер керәшен авылы – Назаровкада), Сергиевск (777), Нефтегорск (692), Кенәл (690), Безенчук (617), Хворостянка (437), Зур Черниговка (429), Борское (414), Исаклы (362), Шигоны (331), Приволжье (266), Богатое (237), Красноармейское (222), Зур Глушица (209), Алексеевка (189), Пестравка (125 кеше) районнарында яшиләр.

Өлкәнең төньяк-көнбатышында һәм төньяк-көнчыгышында урнашкан ун районында егерме сигез татар авылы бар.

Өлкә территориясендә татарлар

Борынгы бабаларыбыз Самара Дугасында Идел буе Болгар дәүләте чорыннан яшиләр, соңрак бу җирләр Алтын Урда составына керә. Археология истәлекләре: Ставрополь районының Валы авылы янында Идел буе Болгар дәүләтенең көньяк чикләрендәге зур һөнәрчелек үзәге һәм чик буе ныгытмасы – монголларга кадәрге чор Болгар шәһәрлеге (Муром шәһәрчеге); Похвистнево районында Зур Кенәл елгасы ярында XIII–XIV йөзләр зур сәүдә-һөнәрчелек Болгар авылы – Коры Елга авыллыгы; Сызрань районының Междуреченск һәм Үрнәк поселоклары янында Алтын Урда чоры Междуреченск шәһәрлеге сакланган.

XVI йөзнең икенче яртысында хәзерге территориянең төньяк-көнчыгыш өлешендә беренче йомышлы татар авыллары – Гали, Камышлы, Татар Байтуганы һәм Тупли барлыкка килә.

Иске Кама аръягы (1652–1656) һәм Яңа Кама аръягы (1732–1735) чик буе киртәләре төзелә башлау белән, татарлар Самара Идел аръягының төньяк районнарын үзләштерә башлый. Монда Казан һәм Сембер өязләреннән хәрби хезмәттәге йомышлы татарлар һәм шулай ук кальга һәм дошманнан саклану корылмаларын төзүдә катнашучы ясаклы татарлар килеп урнаша.

Төньяк районнардагы күпчелек татар авылларына XVIII йөз ахырында – XIX йөз башында, Идел елгасының сулъяк ярындагы буш җирләргә Алатыр, Касыйм, Кормыш һәм Пенза өязләреннән татарлар күпләп күченә башлаган чорда нигез салына. 1798 елда Бөгелмә өязендә – туксан җиде, Богырысланда утыз татар авылы (Абдулла Заводы, Камышлы, Кармалы-Аделяково, Иске Шалты, Шалты Пүчинкәсе һәм башкалар) исәпләнә.

Бозаулык өязенең көньяк-көнчыгыш өлешендә татарлар Әхмәр, Биккол, Бозаулык Үре, Медведок, Мөлек, Сәет һәм Иске Белогор авылларына нигез сала. XIX йөз уртасыннан Пенза, Саратов һәм Тамбов губерналарыннан күченгән татарлар Самара Идел аръягының көньяк районнарына (Николаевка һәм Яңа Үзән өязләре) урнаша.

1897 елда татарлар Самара губернасы халкының 11,2% тан артыгын тәшкил итә.

Татар җәмгыяте тормышы

Революциягә кадәр барлык татар авылларында (Камышлы, Мәчәләй, Яңа Мансур һәм Иске Ярмәктә – дүртешәр) мәчет эшли. 1730 еллар ахырында Самара шәһәрендә татарлар, калмыклар һәм башкортлар өчен тылмачлар һәм писарьләр мәктәбе ачыла; мәктәп укытучысы М.Габдрахманов «Россия‑калмык‑татар сүзлеге»н төзи.

XVIII йөзнең икенче яртысында шәһәрдә Касыйм татарлары зур сәүдә эшчәнлеге алып бара.

XIX йөз башында татарлар Мәчетле (XVII йөздән мәгълүм) һәм Татар урамнарында яшиләр, анда мәчет, мәктәп, сәүдәгәрләр йортлары, мөселман зираты урнаша. 1844 елда – гыйбадәтханә, 1856 елда мәчет төзелә (1890 елга кадәр эшли);1892 елда Сембер сәнәгатьчесе Т.К.Акчурин икенче мәчетне төзетә.

1907–1913 елларда Мөселман хәйрия җәмгыяте эшли, ул мохтаҗларга ярдәм күрсәтә, китапханә, ике рус–татар мәктәбе (йөз алтмыш укучы), җамигъ мәчет (1912 елда төзелә) оештыруда булышлык итә. 1908–1913 елларда татар телендә «Икътисад» журналы нәшер ителә.

1917 елдан соң милли-мәдәни тормышта җанлану күзәтелә. 1918 елның ноябреннән Самарада Мөселман коммунистлар комитеты эшли, 1920 елда халык мәгарифенең губерналар бүлеге каршында Милли азчылык советы оештырыла. 1919 елда Самара мөселман полкы, аерым татар кавалерия дивизионы төзелә.

«Безнең фикер», «Киңәш», «Халык» (барысы да – 1918 елда), «Кызыл дөнья» (1918–1920 еллар), «Кызыл маяк», «Урак-Чүкеч» (икесе дә – 1919 елда), «Идел арты хәрби-сәяси идарәсе хәбәрләре», «Яңа көч» (икесе дә –1920 елда), «Эшче» (1921–1922 елларда), «Авыл» (1922–1924 елларда), «Кызыл Армеец» (1924 елда), «Яңа дөнья» (1924–1925 елларда) газеталары; «Колхозчы» (1928–1938 елларда, 1928–1929 елларда кушымта буларак – «Урта Идел» журналы, 1931 елдан «Культура фронты» газетасы нәшер ителә), «Методик җыентык» (1931–1933 елларда) һәм «Комбайн» (1932–1933 елларда) журналлары нәшер ителә.

1920–1921 елларда Самара татар драма һәм музыка студиясе эшли (укытучылардан – З.Г.Солтанов һәм К.Г.Тинчурин, укучылардан – М.Ш.Әпсәләмов, Т.Гыйззәт, Ә.Мәҗитов һәм Х.И.Уразиков).

1921 елда Самарада Татар-башкорт педагогика техникумы ачыла (1929 елда Кузнецк шәһәренә күчерелә).1929 елда СССР Халыклары үзәк нәшриятының Урта Идел буе бүлекчәсе ачыла, һәм ул 1931 елга кадәр төрле тематикадагы йөз унтугыз татар китабы чыгара. 1920 еллар ахырында милли азчылыкның Самара клубы каршында татар бүлеге эшли, спектакльләр куела, татар язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашулар үткәрелә.

1929 елда Сок елгасының татарлар тупланып яшәгән югары агымы буенда Байтуган (1937 елдан – Камышлы) районы оештырыла (1960 еллар башында Похвистнево районы белән берләштерелә).

1930 еллар башында хәзерге өлкә территориясендә – дүрт йөз утыз биш татар мәктәбе (1157 укытучы 46600 балага белем бирә), шул исәптән Самарада өч мәктәп эшли. Татар яшьләре педагогика һәм авыл хуҗалыгы техникумнарында, совет партия һәм медицина хезмәткәрләре мәктәпләрендә һәм башка шундый уку йортларында белемне үз туган телендә ала. 1941–1956 елларда Камышлы авылында татар педагогика училищесе эшли.

1930 елларда татар милли-мәдәни тормышы торгынлык чоры кичерә. Мәчетләрнең күбесе ябыла, руханилар репрессияләнә. Татар мәктәпләренең саны кискен кими. Сабан туен бәйрәм итү Камышлы һәм Иске Ярмәк авылларында гына сакланып кала.

1930 еллар ахырында – 1950 елларда Чаллыбаш районының Благодаровка авылында суфи ишаннар яши һәм суфичылык үзәге була.

1965 елда Куйбышев шәһәренең мәдәният йорты каршында – «Дуслык» татар яшьләре ансамбле, 1970 елда «Ялкынлы яшьлек» ансамбле (1977 елдан халык исемен йөртә, җитәкчесе – И.И.Колючев) оештырыла.

1967 елда гыйбадәтханәне җиһазландыруга рөхсәт алына, 1985 елда ул мәчет итеп үзгәртелеп төзелә.

1980 еллар ахырында татарларының иҗтимагый-мәдәни тормышы җанланып китә. 1989 елдан «Туган тел» өлкә татар мәдәни үзәге (Яңа Куйбышев, Похвистнево, Сызрань, Тольятти шәһәрләрендә бүлекчәләре бар), аның каршында «Яшь зыялы» татар яшьләре клубы эшли. 1992– 1998 елларда Самарада «Азатлык» болгар (татар-башкорт) яшьләре берлеге эшли.

1997 елда Шенталы районында «Нур» татар җәмгыяте, «Азан» Самара шәһәре журналистлар иҗади берлеге, 2001 елда «Ялкынлы яшьлек» Самара татар артистлар иҗади берлеге, Самара һәм Тольяттида, 2007 елда – Сызраньда татар милли-мәдәни автономияләре, 2008 елда «Болгар мирасы» мәдәни–тарихи фонды, 2010 елда өлкә Татар милли-мәдәни автономиясе, 2011 елда – «Дуслык» Самара төбәк һәм «Ак бахет» Самара шәһәр иҗтимагый иҗат оешмалары, Самара өлкәсенең татар эшмәкәрләренә ярдәм ассоциациясе, 2012 елда Жигулёвск шәһәрендә Татар милли-мәдәни оешмасы барлыкка килә.

Самара өлкәсендә утызлап татар үзешчән сәнгать коллективы бар, шул исәптән Самарада – «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм поэзия ансамбле, «Идел» эстрада ансамбле (1996 елдан, 2000 елдан халык ансамбле), «Яктылык» мәктәбе каршында «Йолдыз» һәм «Кояшкай» бию коллективлары; Тольяттида – «Идел» ансамбле, «Кояшкай» татар балалар бию һәм җыр коллективы; Жигулёвскта – «Сабантуй» фольклор ансамбле; Келәүле районының Назаровка авылында – «Натукай» керәшен ансамбле һәм башкалар.

1989 елдан өлкәдә «Боз озату», Наүрүз, Сабан туе, «Сөмбелә» бәйрәмнәре, көрәш турниры, «Уйнагыз, гармуннар!» конкурсы, ел саен татар балалар коллективлары фестивальләре, иҗат кичәләре, яшьләр өчен чаралар үткәрелә. 1994 елда «Театраль яз» өлкә фестивале, 1999 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүгә багышланган Татар мәдәнияте көннәре уза.

2002 елда Тольяттида өченче Федераль Сабан туе, Похвистнено районының Гали авылында беренче Бөтенроссия авыл Сабан туе үткәрелә.

2012 елда Идел елгасы ярында Жигулёвск шәһәренең Ширәй авылы янында Идел буе Болгар дәүләтенә багышланган «Очучы барс» монументы куелган.

2015 елда өлкәдә татар этномәдәни компонентлы унбиш мәктәп эшли (тугыз мәктәптә татар теле предмет буларак, алтысында – факультатив дәресләрдә, алтысында – түгәрәкләрдә өйрәнелә), аларда 2000 артык бала укый. 1989 елдан Самарада татар телен һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнү «Яктылык» урта мәктәбе, аның каршында якшәмбе мәктәбе, милли иҗат коллективлары, түгәрәкләр эшли.

2002 елдан Тольятти шәһәренең өч гомуми белем бирү мәктәбендә татар халкы тарихы һәм мәдәнияте укытыла, татар халык һөнәрләрен һәм киемнәрен өйрәнү түгәрәкләре оештырыла, 2005 елдан сиксән беренче мәктәп җирлегендә якшәмбе гуманитар мәктәбе эшли. Ел саен татар теленнән олимпиадалар үткәрелә. Татарстан Республикасы белән берлектә Самара өлкәсе мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү оештырыла.

1990 елдан Самарада атнага бер тапкыр «Бердәмлек» иҗтимагый-сәяси газетасы чыга (баш мөхәррире – Р.Н.Әһлиуллин). 1996–2013 елларда рус телендә «Азан» газетасы нәшер ителә. 2012 елдан татар һәм рус телләрендә «Самар татарлары» («Самарские татары») журналы чыгарыла. 2013 елдан Мөселман диния нәзарәтенең «Салам» газетасы нәшер ителә, интернет-сайты эшли.

1992–2002 елларда «Радио-7 из Самары» радиостанциясендә «Ак бәхет» татар редакциясе эшли. Хәзерге вакытта татар тапшырулары «21 век – Самара» радиостанциясе дулкынында трансляцияләнә; 1989 елдан «Самара» Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе радиодулкынында «Иделкәем — илкәем» тапшыруы чыга. 2004 елда «АвтоВАЗ» акционерлык җәмгыяте телевидениесендә атнага бер тапкыр Тольятти татарлары тормышына багышланган тапшыру күрсәтелә.

1994 елдан Мөселман диния нәзарәте эшли, шул исәптән сиксәннән артык мәчет һәм намаз уку бүлмәләре, ике мәдрәсә; «Миңниса» мөселман хатын-кызлар оешмасы, Ислам иҗтимагый-сәяси үзәге (Тольятти шәһәре) эшли.

Күренекле кешеләре

Самара өлкәсендә:

  • Советлар Союзы Геройлары Р.И.Кутуев, О.А.Санфирова,
  • химия җитештерүен оештыручы М.Г.Хәйретдинов (Келәүле районының Яңа Усман авылы),
  • тарих фәннәре докторы Н.Ф.Таһирова,
  • авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Ш.Г.Бексиев (Кенәл-Черкас районының Тимәш авылы),
  • физика-математика фәннәре докторы Н.К.Замов,
  • икътисад фәннәре докторы Н.М.Сабитова,
  • музыкант, ТРның халык артисты Р.Ш.Вәлиев,
  • бокс буенча РФнең спорт остасы О.Э.Саитов (Яңа Куйбышев шәһәре) туган.

Дин һәм җәмәгать эшлеклесе, журналист Ф.Ш.Мортазин, сәясәт эшлеклеләре Г.Б.Ашмасов һәм Ш.С.Измайлов, Советлар Союзы Герое А.М.Матросов (Ш.Ю.Мөхәммәтҗанов), Социалистик Хезмәт Геройлары Ә.Н.Мостафинов һәм Г.С.Сабирҗанов, Дан орденының тулы кавалеры Х.Н.Насыйбуллин, биология фәннәре докторы Р.Ш.Габдрахманов, геология-минералогия фәннәре докторы К.Б.Аширов, техник фәннәр докторы Р.И.Аюкаев һәм Ә.Г.Гыймадиев, филология фәннәре докторы Л.Җ.Җәләй, язучы Г.Н.Кутуй, журналист, нашир, җырчы һәм җырлар авторы К.М.Төхвәтуллин (Камил Мотыйгый), РСФСРның атказанган артисты (балет) Н.М.Гыймадиев, халыкара класслы спорт остасы (велосипед спорты) Р.М.Галәлетдинов, атказанган спорт остасы (футбол) Г.С.Хөсәеновның тормышы һәм эшчәнлеге Самара өлкәсе белән бәйле.