Биографиясе

1943 елның 26 августы, Мордва АССРның Ширингуш районы Горенка авылы – 2022 елның 9 декабре, Мәскәү.

Ленинград университетын тәмамлаганнан соң (1968), Мәскәүдә эшли: 1968–1975 елларда СССР Фәннәр академиясенең Диңгез транспорты институтында, 1975–1980 елларда Дөнья икътисады һәм халыкара бәйләнешләр институтында. 1980–1989 еллардада Балык хуҗалыгы икътисады институтының сектор мөдире.

1989 елдан Мәскәү юридик академиясендә халыкара хокук белеме кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре халыкара диңгез, экология хокукы мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре

ФАО и правовые вопросы охраны живых ресурсов открытого моря. М., 1986.

Мировое рыболовство: вопросы международного сотрудничества. М., 1990.

Оформление морских происшествий. М., 1991.