Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда авыл Олы Әлдербеш, Әлдербеш-Казак исемнәре белән дә мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык кәсепчелеге тарала.

XVIII йөз ахырында Казан сәүдәгәре И.Апанаев иганәсенә авылда агач мәчет салына (1829 елда яна, 1832 елда торгызыла).

ХХ йөз башында авылда 2 тимерче алачыгы, 5 вак-төякләр кибете, мәчет каршында мәктәп эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1741,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Салкын Чишмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Әлдермеш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1960 – 1964 елларда авылда Тукай исемендәге колхоз, 1965 – 1993 елларда – “Маяк” колхозы (авылда колхоз идарәсе урнаша), 1994 – 2000 елларда – “Маяк” күмәк предприятиесе; 2000 елларда – “Нур-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Нур-1” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте авыл хуҗалыгы предприятиеләре, хәзер – 3 крестьян-фермер хуҗалыгы; 2005 елдан – “Әлдермеш чишмәсе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (шешәле су чыгару) эшли.

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда авылда дүртъеллык башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык,1968 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1964 елда яңа бина салына), китапханә (1956 елдан), “Умырзая” балалар бакчасы (2000 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, 2 мәчет (“Әмир” мәчете – 1998 елдан, “Әлмәндәр” мәчете – 2003 елдан) эшли.

Мәктәп каршында – төбәк тарихы музей-почмагы (2004 елдан, оештыручысы – Г.Насруллина), мәдәният йорты каршында – “Нур” театр коллективы (1994 елдан), “Энҗе бөртекләре”, “Татар кызлары” хореография коллективлары (икесе дә – 2000 елдан) оештырыла.

2008 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә мемориал ачыла. Авыл янында Изге Мортаза чишмәсе бар.

Авылның көнчыгыш читендә эпиграфика истәлеге – Әлдермеш кабер ташы (Казан ханлыгы чоры) табыла.

Авылның исеме Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасында һәм Х.Фәрхи репертуарыннан “Әлдермешкә кайтам әле” (Т.Низами сүзләре, У.Рәшитов көе) җырында искә алына.

Күренекле кешеләре

Ә.З.Бакиров (1920 – 2001) – композитор, ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты;

Габәш (Гобәйдулла бине Кәлимулла әл-Әлдермеш әл-Болгари) (1785 – 1874 елдан соң) – дин эшлеклесе, шагыйрь, хаттат;

Я.Х.Хәбибуллин (1894 – 1943) – хәрби эшлекле, бригада командиры (1936), Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышларында катнашучы, ТАССРның хәрби комиссары (1938 – 1939), БАССРның хәрби комиссары (1942 елдан), Кызыл Байрак, Төркестан АССРның Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры (авылда аның хөрмәтенә обелиск куела, мәктәпнең балалар оешмасы аның исемен йөртә).

Авыл зиратында язучы, ТССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәүфикъ Әйди җирләнгән.

Халык саны

1782 елда – 183 ир-ат;
1859 елда – 1161,
1878 елда – 1065,
1908 елда – 1083,
1920 елда – 913,
1926 елда – 1059,
1938 елда – 1299,
1949 елда – 889,
1958 елда – 838,
1970 елда – 787,
1989 елда – 564,
2002 елда – 526,
2010 елда – 525,
2017 елда – 507 кеше (татарлар – 94,9%).