Гомуми мәгълүмат

Самара өлкәсенең төньяк өлешендә урнашкан. 1991 елда оештырыла. Мәйданы – 1,2 мең кв.км. Үзәге – Елховка авылы (Самара шәһәреннән 95 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 9771 кеше, шул исәптән 1260 татар (2016 ел). Татарлар, тупланып, Тупли (XVI йөзнең икенче яртысында Казан белән Әстерханны тоташтыручы юлда нигез салына), Кубань‑Озеро (XVIII йөз ахыры), Мулла (XIX йөз ахыры) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1910 елда Тупли авылында 2821 кеше яши, өч мәчет һәм мәдрәсә була, Мулла авылында – 1270 кеше, мәчет һәм мәктәп, Кубань‑Озеро авылында – 888 кеше, шулай ук мәчет һәм мәдрәсә була.

Хәзерге вакытта Тупли авылында –«Тамчы» һәм «Чишмә» фольклор коллективлары, Мулла авылында фольклор түгәрәге эшли. Тупли мәктәбендә татар теле өйрәнелә. Сабан туе һәм башка бәйрәмнәр үткәрелә.

Тупли авылында – өч мәчет, Мулла һәм Кубань‑Озеро авылларында берәр мәчет эшли.

Күренекле кешеләре

Тупли авылында тарих фәннәре докторы Җ.И.Гыйльманов, медицина фәннәре докторы Илдар Г.Шәкүров, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы И.Н.Хәкимов, икътисад фәннәре докторы Ильяс Г.Шәкүров туган.