Гомуми мәгълүмат

Мордва Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Мәйданы – 1936,8 кв.км. Үзәге – Темников шәһәре (Саранск шәһәреннән 158 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 14684 (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1326 кеше. Татарларның таралып урнашу урыннары: Рус Карае (2016 елда – 236 кеше), Тархан (178), Митрәле (169), Аксельское (127), Рус Төвие (92) һәм Ишейки (91) авыл җирлекләре.

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясендә татарлар электән яшиләр. Монда XVI–XVIII йөзләрдә күп кенә татар бәкләре һәм морзалары вәкилләренең (Акчуриннар, Бибарсовлар, Бигловлар, Дашкиннар, Дәүләткилдиевләр, Дивеевлар, Енгалычевлар, Еникиевләр, Кудашевлар, Колынчаковлар, Мамлиевлар, Сакаевлар, Тенишевләр, Терегуловлар, Яушевлар) нәселдән күчмә вотчиналары һәм җирләре була.

Район территориясендә алты мәчет эшли. Тархан авылы урта мәктәбендә укыту рус, татар, мордва телләрендә алып барыла; татар мәдәнияте музее, «Матур кызлар» вокаль төркеме эшли.

Районда татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадалары, татар мәдәнияте фестивале, Корбан бәйрәме үткәрелә. Район төбәк тарихы музеенда бу як татарлары тарихына караган мәгълүматлар саклана.