Гомуми мәгълүмат

Мордва Республикасының көньяк–көнбатыш өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Мәйданы – 2025,0 кв.км. Үзәге – Ковылкино шәһәре (Саранск шәһәреннән 84 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 40193 кеше (2016 ел), Татарлар саны 2010 елда – 231 кеше. Алар, тупланып, Ковылкино шәһәрендә (2010 елда – 200 якын кеше) һәм Иске Аллагол авылында (122) яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

2013 елда район үзәгендә Мөселман җәмгыяте (җитәкчесе – И.А.Хөсәенов) эшли. Район халкы ел саен Сабан туе һәм Ураза бәйрәме үткәрә.

Күренекле кешеләре

Ковылкино районында язучы Г.Әпсәләмов (Иске Аллагол авылы) туган.

Язучының тууына 100 ел тулу уңаеннан (2016 ел) Ковылкино шәһәрендә музей оештырыла һәм туган авылында йорты торгызыла.