Татарстан – Россия Федерациясенең иң күп милләтле төбәкләренең берсе: биредә 170 тән артык халык вәкилләре яши. Татарстанда татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар, марилар, мордвалар, башкортлар һәм башка бик күпләр гасырлар буе бергәләп яши.

Татарлар – Татарстан Республикасының төп милләте, халкының 53,2% ын тәшкил итә, ягъни ике миллионнан артык кеше. Русларның өлеше – 39,7%, бу якынча миллион ярым кеше. Алга таба халык саны буенча чуашлар (3,1%), удмуртлар (0,62%), мордвалар (0,51%), марилар (0,5%), украиннар (0,48%), башкортлар (0,36%) бара.

Тормыш күрсәткәнчә, һәркем белән диярлек уртак тел табып була, иң мөһиме – елмаю һәм шул уртак телне табу теләге булсын. Әгәр дә сез хәзер Казанда яшисез икән яки бирегә кунакка җыенасыз икән, сезгә ярдәмгә бездәге халык сөйләшә торган телләр буенча кечкенә генә юл күрсәткече!

Татар теле. Бу телдә республиканың ярты халкы сөйләшә (ким дигәндә!), урам, кибет исемнәре һәм тагын бик күр нәрсә язылган. Татар телендә сәламләү бик гади яңгырый: сәлам, дустым! Сәламне, һичшиксез, бәхетле елмаю белән әйтергә кирәк, әле генә бик тәмле шулпалы бәлеш ашаган кебек.

Чуаш теле. Чуаш телендә сәламләү – салам, тусӑм! Якынча салам, тусәм дип һәм, әлбәттә, елмаю белән әйтелә. Башкорт телендә сәләм, дуҫтар сүзләре белән сәламләргә була! Удмуртчасалам, эшъёс! Маричасалам, йолташ-влак! Мокша телендәшумбрат, ялгай!

Әлбәттә, сез рус телендә привет, друг дип сәламли аласыз һәм сезне, һичшиксез, аңларлар. Әмма туган телдә сәламләү сүзләре ишетү күпкә күңеллерәк!