Эчтәлек

Авторы — Насретдин Рабгузи «Кыйссас әл-Әнбия»не ислам динен кабул иткән беренче чагатай хәкимнәреннән Тармаширин хан (1326–1334) өчен язган.

Әсәр шул чордагы «пәйгамбәрләр турында риваятьләр» жанрында иҗат ителгән. Аны язганда Рабгузи Коръән шәрехләүләрен — тәфсирләрне, пәйгамбәрләр турындагы гарәп һәм фарсы риваятьләрен файдалана. 33 пәйгамбәр тарихыннан тыш (Мөхәммәдне кертеп), «Кыйссас әл-Әнбия» борынгы төрки легендаларны, риваятьләрне һ.б. үз эченә ала. Пәйгамбәрләрнең, аерым алганда, Ибраһимның тормышы тасвирланган риваять Библиядәге аңлатмаларга якынрак тора. Шул ук вакытта Иуда (Шамун) тарихы гомум кабул ителгән христиан һәм мөселман аңлатмаларыннан аерыла: Иуда Гайсәгә хыянәт итми, хәтта исламга өндәү өчен аны Кече Азиягә җибәрә, шуннан соң Гайсә пәйгамбәр була. Сөләйман (Соломон), Әюб (Иов), Даниял (Даниил) пәйгамбәрләр турындагы кыйссалар авторның үз фаразлавында тәкъдим ителә.

«Кыйссас әл-Әнбия», төрки-мөселманнар арасында иң популяр дини әсәрләрнең берсе була (литография ысулы белән 20 гә якын, шулай ук Казан (1859 елдан) һәм Әнкарада хәреф җыю юлы белән берничә китап нәшер ителә).

Әсәр өлешчә В.В.Радлов төзегән «Төрки телләр сүзлеге төзү тәҗрибәсе» («Опыт словаря тюркских наречий», т. 1–4, 1888–1911) исемле борынгы төрки сүзлекнең нигезен тәшкил итә.

Әдәбият

Катанов Н.Ф. Мусульманские легенды: Тексты и переводы. СПб., 1894;

Малов С.Е. Мусульманские сказания о пророках по Рабузи // Зап. Коллегии востоковедов при Азиатском музее АН СССР. 1930. Т. 5;

Малов С.Е. Памятники древнетюркской письменности: Тексты и исслед. М.–Л., 1951;

Ислам на территории бывшей Российской империи: Энцикл. словарь. М., 2001, Вып. 3;

Emiloglu Ed. Kissas-i Enbiya. Ankara, 1994.