1. Классик шәрекъ поэзиясендә жанр формасы; фәлсәфи яки дидактик характердагы зур булмаган шигырь. Гадәттә, бәйт яки гаруз белән языла. Газәл яки касыйдә үрнәгендә рифмалаша (ба, ва, га), ләкин беренче бәйтендә рифмасы парсыз. Кыйтгага фикер һәм хис тирәнлеге, чарланган тел һәм стиль, афористик яңгыраш хас.

Кыйтга үрнәкләрен Сәйф Сараи, Г.Тукай, Дәрдемәнд, Ш.Бабич һ.б. шагыйрьләр иҗатында очратырга мөмкин.

2. Профессиональ хаттат кулы белән сәнгатьчә бизәлгән кыска шигъри яки чәчмә әсәр; хаттатчылык сәнгате төре.

Кыйтганы панно рәвешендә диварга элгәннәр, алардан каллиграфия үрнәкләре альбомнары төзегәннәр (моракка). Татар сәнгатендә кыйтга шәмаилнең бер төре буларак очрый, кәгазьдә каләм һәм тушь белән башкарыла, кайбер чакта тиражлана.

Фарсы телендә язылган шигъри әсәрләрдән (авторы — М.Мәхмүдов), гарәп телендәге ике юллы шигырьләрдән (авторы — Йосыф хәзрәт Йасари), Мөхәммәд әл-Басыйриның касыйдәләреннән өзекләр рәвешендәге кыйтга үрнәкләре Казан университеты фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә һәм ТР Милли музее фондларында саклана.

Әдәбият

Миңнегулов Х. Сәйф Сараи: Тормышы һәм иҗаты. К., 1976;

Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990;

Шамсутов Р.И. Слово и образ в татарском шамаиле: От прошлого до настоящего. К., 2003.

Авторлар — Х.Й.Миңнегулов, Р.И.Шәмсутов