Гомуми мәгълүмат

Мордва Республикасының көньяк-көнчыгышында урнашкан. 1928 елда оештырыла. Мәйданы – 816,46 кв.км. Үзәге – Кочкурово авылы (Саранск шәһәреннән 24 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 10292 кеше (2015 ел). Татарлар саны – 328 кеше. Районда бердәнбер татар авылы – Ымыз (2016 елда – 257 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

«Пенза губернасының торак урыннары исемлеге» буенча (1869 ел) Ымыз – Саранск өязенең казна авылы. 1896 елда авылда мәчет ачыла.

Хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбияты Сабаево гомуми белем бирү мәктәбендә предмет буларак өйрәнелә.

1997 елда Ымыз авылында мәчет төзелә. 2002 елда авылның җирле мөселман оешмасы теркәлә.

2005 елда иске зиратта исән чакта ук изге булып саналган сукыр дин әһеле Хафиз бине Бәдреддин (1908 елда вафат булган) кабер ташы табыла.

Авылда Сабан туе һәм Ураза бәйрәме үткәрелә.