Гомуми мәгълүмат

Мордва Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Мәйданы – 1056 кв.км. Үзәге – Ельники авылы (Саранск шәһәреннән 137 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 10272 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2015 елда – 585 кеше (2010 елда – 694 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясенә Алтын Урда татарлары XVIII йөз ахырында урнаша башлый, һәм алар Мукшы елгасы буендагы эре җир биләмәләрен акрынлап үз кулларына туплый. XVI–XVII йөзләрдә күп кенә кырлар-басулар һәм монда яшәүче крәстияннәр (шул исәптән руслар һәм мордвалар) хәрби хезмәт өчен түләү сыйфатында татар бәкләренә һәм морзаларына таратыла. Иң атаклы алпавытлар арасында Дәүләткилдиевләр, Чегодаевлар, Кугушевлар кебек кенәзләр бар.

1710–1720 елларда төбәктә православие динен кабул итәргә теләмәгән татар феодаллары җирләрен тартып алу, 1740–1750 елларда халыкны көчләп христианлаштыру кампанияләре уза.

XVIII йөз ахырында район территориясендә өч татар һәм ике рус-татар торак пункты була.

XX йөз башында Күгеш, Вәчи, Верзляй, Ликеньё, Лобановка, Чүри авылларында мәчетләр һәм өч мәктәп эшли.

Хәзерге вакытта татарлар Күгеш, Вәчи, Мордва Пошаты, Яңа Кадыш, Чүри авылларында яши. Күгеш (1995 елдан), Лобановка (1996 елдан), Вәчи (2000 елдан) авылларында мәчетләр бар. Күгеш авылында «Чишмә» татар ансамбле эшли (2005 елдан).

Күренекле кешеләре

Ельники районында:

  • Дан орденының тулы кавалеры З.И.Мещеров (Күгеш авылы),
  • биология фәннәре докторы З.А.Тимралеев,
  • медицина фәннәре докторы Х.Х.Мещеров,
  • авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Ә.Т.Мещеров,
  • шагыйрь К.А.Тангалычев (барысы да – Күгеш авылыннан) туган.