Эчтәлек

Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге китапханәсе

1945 елда СССР ФАнең Казан филиалы төзелү белән бер вакытта оештырыла.

Хәзер РФА КГҮ китапханәсе 3 структур бүлекчәдән — Үзәк Фәнни китапханә, Органик һәм физик химия институты, РФА КГҮнең Казан физика-техника институты китапханәләреннән тора. Китапханә академик институтлар галимнәренә хезмәт күрсәтү өчен оеша, барлык белем бирү өлкәләре буенча комплектлаштырыла.

Китапханә фонды структурасы табигыят һәм гуманитар фәннәр буенча фәнни хезмәтләрне, матур әдәбият, шулай ук махсус фондлар: тематик коллекцияләр, документлар җыелмасы, сирәк кулъязма һәм китапларны үз эченә ала. Кыйммәтле тупланмаларга СССР ФАнең Азия халыклары институты бүлекләре, А.И.Солженицын, Б.Н.Ельцин фондлары, галимнәрнең (А.М.Вилькен, М.Х.Корбангалиев һ.б.) шәхси китапханәләре керә. XVII йөздән XX йөз башына кадәр сирәк китаплар фондында якынча 20 мең китап була. РФА КГҮ китапханәләренең гомуми фондында 500 мең берәмлектән артык китап исәпләнә, аларның якынча 170 меңе — чит телләрдә.

РФА КГҮ китапханәсе хезмәткәрләре төбәкне өйрәнү, китап белеме, библиометрия, китапханә гыйлеме өлкәләрендә тикшеренүләр алып бара.

Әдәбият      

Морозкина С.М. Эволюция библиотеки как интеллектуально-духовного топоса Казанского научного центра Российской академии наук // Вестн. Казан. гос. университета культуры и искусств: Спец. вып. К., 2007;

Лучкина С.А. Библиотека по естественным наукам РАН. Итоги и перспективы. Сб. статей. М., 2008.

Автор — С.А.Лучкина