Биографиясе

1916 елның 15 марты, Казан губернасы Цивильск шәһәре — 2006 елның 23 феврале, Казан.

1938 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, С.М.Киров исемендәге Казан ясалма каучук заводында, 1941–1945 елларда оборона предприятиесендә эшли.

1945 елдан Казан университетында, полимерлар химиясе кафедрасы мөдире (1948–1988), химия факультеты деканы (1950–1959), профессор (1951). Бер үк вакытта, 1946 елдан, РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында, үзе оештырган элементорганик синтез лабораториясе мөдире (1964–1989), директор (1971–1989), дирекция киңәшчесе (1989 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре фосфорорганик кушылмалар химиясенә карый. Пудовик өч валентлы фосфор һәм аның тиоаналоглары кислоталарының тулы булмаган эфирларын гомо- һәм гетероатомлы кабат бәйләнешле туенмаган реагентларга кушу реакциясен (Пудовик реакциясе) ача, бу реакциянең синтетик мөмкинлекләре төрлелеген күрсәтә, Р-С бәйләнешенә кислород яки азот кертү белән бәйле яңа тип кабат төркемләнешләрне (фосфонат-фосфат, аминофосфонат-аминофосфат) таба; дитиофосфатларның структурасы һәм реакциягә сәләте арасындагы үзара бәйләнешнең төп закончалыкларын билгели. Өч валентлы фосфор кушылмаларының (фосфитлар һәм аларның аналоглары, тиофосфитлар, амидофосфитлар, ацилфосфитлар һ.б.) электрофиль реагентлар белән реакцияләрен (Арбузов нәклассик реакциясе) өйрәнүгә зур өлеш кертә, аларның узу механизмы турында мәгълүмат таба, фосфорорганик кушылмаларның яңа төркемләнешләрен, аларның төрле класс һәм типларын синтезлауның зур мөмкинлекләрен ачыклый.

Пудовик β-функциональләшкән алкилфосфонатларны синтезлау (фосфонэтиллау реакциясе) ысулын тәкъдим итә һәм аны күпсанлы α- һәм β-алмашкан алкенил-, кето-, имино- һәм эпоксифосфонатларда куллана. Алканоламин, алкилендиамин, орто-функциональ алмашкан ароматик аминнарны фосфориллау юлы белән өч, дүрт, биш һәм алты валентлы фосфорның туенган һәм чиксез гетероциклик кушылмаларын синтезлау алымнарын эшли.

Пудовик җитәкчелегендә диаза-кушылмалар катнашында диполяр цикллы кушу реакцияләре, фосфонатларның альдегидлар һәм кетоннар белән үзара тәэсир итешүе (РО-олефинлау реакциясе) өйрәнелә, фосфорорганик кушылмаларның фәзаи һәм электрон структурасы, аларның комплекслар хасил итү үзлекләре тикшерелә. Авыл хуҗалыгы терлекләрен дәвалау өчен мефопран чарасын, этилсидифон дезодорантын, гадәти һәм махсус каучукларны вулканлаштыруны тизләтә торган ускофос һәм тридифос препаратларын эшләүдә катнаша. Пудовик синтезлаган кушылмалар арасында югары радиопротектор, вирусларга каршы, пестицид активлыгына ия булган матдәләр барлыгы ачыкланган.

Д.И.Менделеев исемендәге Бөтенсоюз химия җәмгыятенең Татарстан республика бүлеге рәисе (1964–1969).

Бүләкләре

Ленин бүләге (1978), Халыкара Арбузов бүләге (1997) лауреаты. Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Реакции присоединения фосфорсодержащих соединений с подвижным атомом водорода // Реакции и методы исследования органических соединений. М., 1968. Кн. 19 (автордаш);

Реакции производных кислот трёхвалентного фосфора с электрофильными реагентами // Реакции и методы исследования органических соединений. М., 1973. Кн. 23 (автордаш);

Тиопроизводные кислот трёхвалентного фосфора. М., 1990 (автордаш);

The addition of incomlete esters of phosphorus acids to multiply bonds. The phosphonate-phosphate rearrangment // Chimie organiane du phosphore. 1970. V.182.

Әдәбият

Коновалова И.В. Аркадий Николаевич Пудовик. К., 2002;

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 3.