Эчтәлек

Шактый еш һәм корылмаларның (башлыча, агач) тыгыз урнашканлыгы аркасында һәлакәтле булалар. XVI йөзнең 2 нче яртысыннан алып XX йөзгә кадәр Казанда шәһәргә аеруча зур зыян китергән 12 көчле янгын теркәлгән.

1579 елның 23 июнендәге янгын Никола-Тула чиркәве приходында стрелец Онучин йортында башлана, Кремльдәге Патша сарае һәм Спас-Преображение монастыре, төньяк һәм төньяк-көнбатышта урнашкан бистәләр янып бетә. Берничә көннән янгын башланган йорт урынында Казан Мәрьям Ана иконасы табыла.

1672 елда һәм 1684 елда Кремль янындагы — Проломный белән Болак арасындагы һәм икенче яктан Кремль калкулыгыннан Казансу елгасына кадәр урнашкан йортлар яна.

1742 елның 3 нче апреленә каршы төндә янгын шулай ук Кремль янында, руханилар семинариясе бинасы тирәсендә башлана, шәһәрнең үзәк өлешендәге йортлар, Кремльдә протоиерей йорты һәм кафедраль Благовещение соборы янып бетә.

1749 елда Татар бистәсендә башланган (кара Иске Татар бистәсе) янгын шәһәрнең үзәгенә күчә, губернатор һәм комендант йортлары, Кремльдәге губернатор канцеляриясе янып юкка чыга, Казансудан Болакка сузылган урамдагы корылмаларны ялкын урап ала. Болактагы бөтен күперләр, суднолар һәм агач складлар күмер хәленә килә.

1757 елгы янгын вакытында шәһәрнең Кремль һәм Гостиный двор тирәсендәге өлеше яна.

1774 елның 12 июлендә бөтен яклап ут чолгаган шәһәр көлгә әйләнә, Постаучылар һәм Татар бистәләрендәге корылмалар гына өлешчә сакланып кала.

1815 елның 3 сентябрендәге янгын Ямчылар бистәсендә Варлаам чиркәве тирәсендә чыга, 3 айга сузылган корылык утның бик тиз җәелүенә китерә. Казанны 8 чакрымлык боҗралы янгын чорнап ала. 1,5 мең йорт янып бетә.

1842 елдагы янгын 24 августта Проломный урамында сәүдәгәр Щербаков йортында чыга. Өермәле җилдә ут зур мәйданга тарала. 2 көн эчендә шәһәрнең үзәк өлеше, Радионов затлы кыз балалар институтына кадәрге утарлар, (Дворяннар җыены һәм хәрби губернатор йортларыннан кала), шулай ук Болак аръягындагы йортлар юкка чыга. 1309 бина янып бетә, килгән зыян миллион сумнар белән исәпләнә.

Шулай ук 1847 елда, 1848 елда һәм 1859 елда шәһәрдә көчле янгыннар булып уза.

1917 елның 14 августында Казан дары заводындагы янгын аркасында шәһәрнең шактый өлешенә шартлау һәм һәлакәт яный. Заводның башлыгы генерал-лейтенант В.В.Лукницкий, үз гомерен кызганмыйча, янгынны туктатуга ирешә.

Күпсанлы янгыннар халык арасында уттан зыян күрүчеләргә карата теләктәшлек тудыра, аларга ярдәм күрсәтелә. 1815 елдагы янгыннан соң туганнарын, йорт-җирләрен һәм мал-мөлкәтләрен югалткан Казан халкына ярдәм йөзеннән бөтенроссия подпискасы ачыла. Санкт-Петербургтан Казанга афәтнең сәбәпләрен һәм күләмен ачыклау өчен сенатор С.С.Кушников килә.

1842 елдагы янгыннан соң шәһәр идарәсе җәмәгать ашханәләре оештыра; сакланган биналарда йортсыз-җирсез калганнар урнаштырыла. Император Николай I Казанга 1 млн сум ссуда бирә һәм шәхсән 50 мең сум иганә кыла. Янгыннан зыян күрүчеләргә аерым кешеләр акчалата, мал-мөлкәт һәм яшәргә урын бирү белән дә ярдәм итәләр. Шәһәрдә таш биналар арта һәм янгыннан саклану эшләре камилләшә бару аркасында янгыннар локаль күренешкә әйләнә, ләкин шулай елда сизелерлек зыян салуны дәвам итә.

1919 елда Театр мәйданында Казанның элеккеге театры янып бетә.

1987 елдагы зур янгын ТАССР Дәүләт музее биналарына шактый зыян китерә.

1996 елда ТЮЗ бинасы яна.

Янгыннарны булдырмауга юнәлтелгән чараларны ТР Эчке эшләр министрлыгының Янгыннан саклау идарәсенә караган оешмалар гамәлгә ашыра. Янгыннар турындагы хәбәрләр бердәм диспетчерлык пунктына килә, ул сигналлар бирү һәм янгыннарны сүндерүне идарә итү системасы белән җиһазландырыла.

Әдәбият

Загоскин Н.П. Спутник по Казани. К., 1895;

Систематический сборник постановлений Казанской городской думы за 22 года (с 1871 по 1892 гг.). К., 1898;

Брокгауз Ф.А., Ефрон И.А. Энциклопедический словарь. СПб., 1898. Т. 2.

Автор — И.А.Новицкая