Гомуми мәгълүмат

Иделнең сул як ярында, Мари Республикасы составында урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 749 кв.км. Үзәге – Звенигово шәһәре.

Халкы – 42534 кеше (2016 кеше), шул исәптән татарлар – 3461 кеше (2010 елда – 1954 кеше).

Татарлар күпләп Звенигово шәһәрендә, шәһәр тибындагы Красногорский, Суслонгер поселокларында, Мочалище һәм Шелангер поселокларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясендә, шәһәр тибындагы Красногорский поселогында (2002 елдан) һәм Мочалище поселогында (2014 елдан) «Мәхәллә» мөселманнар дини оешмасы, Мочалище поселогында мәчет һәм шәһәр тибындагы Красногорский поселогында «Нуруллах» мәчете эшли. Мәчетләр каршында ял көннәрендә ислам нигезләре өйрәнелә.

Җәй көннәрендә ял итү лагерьлары оештырыла, анда балалар татар мәдәнияте белән таныша.

Хәзерге вакытта Красногорский поселогының беренче мәктәбендә татар теле факультатив дәресләрдә өйрәнелә.

Күренекле кешеләре

Звенигово районында филология фәннәре докторы Р.Г.Салихов, Мари Республикасының атказанган машина төзүчесе Р.К.Шаһиев, «Вкуснотеевъ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Ф.Г.Шаһиев туган.